news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева Алинә Заһитова кебек булырга теләвен әйтте

Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева Европа чемпионы, Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при иясе.

news_top
Камилә Вәлиева Алинә Заһитова кебек булырга теләвен әйтте

Россия фигуралы шуучылары Камилә Вәлиева һзм Анна Щербакова юниор булган чакта кемгә охшарга теләүләре турында сөйләгән. «Татар-информ» шул хакта яза.

«Әлбәттә, Алинә Заһитовага», — дигән Камилә.

«Мин Этери Георгиевна Тутберидзе төркеменә килгәндә, Юлия Липницкая Сочи Олимпиадасына әзерләнә иде. Аның артыннан җитәрлек кебек тоелды. Мин Олимпиада алдыннан Евгения Медведева һәм Алинә Заһитова тренировкасын да күреп тордым. Бик кызыклы тәҗрибә», — ди Щербакова.

Казанда туып-үскән Камилә Вәлиева Европа чемпионы, Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 гран-при иясе. Хәзерге вакытта ул дөнья рекорды иясе.

  • Камилә Вәлиева сезонга 61,3 мең доллар акча эшләгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар