Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов белән әңгәмәдә Татарстанда мөселманнарның мәетен яру проблемасы хәл ителүен әйтте.
«Татарстан мөселманнарын бик борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә – мәетне яру проблемасы уңай хәл ителде. Без берничә ел дәвамында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Митрополиясе арасында хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешү имзалау турында фикер алыштык. Бердәнбер каршылык мәетне, яшенә карамастан, мәҗбүри яруга бәйле иде. Бу мөселманнарны бик борчыган мәсьәлә иде.
Безгә, үзләре һәм туганнары әлеге процедурадан баш тартуга карамастан, олы яшьтәге мөселманнарның мәетен ярулары турында бик күп шикаятьләр килде. Исламда үлгән кешенең гәүдәсенә зыян салу тыела, аны үз үлеме белән үлмәгән очракта гына ярырга мөмкин.
Безгә бу проблеманы ул вакытта Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Фәррахов хәл итәргә булышты. Узган елның декабрендә без уртак фикергә килдек һәм килешү төзедек. Хәзер кеше табигый үлем белән үлгән яки каты авырудан соң вафат булган очракта, бу дәвалаучы табиблар тарафыннан документаль рәвештә расланса, Татарстанда яшәүчеләрнең үлгән туганының мәетен ярдырмаска хакы бар. Бу кеше табиблар күзәтүе астында булырга һәм үз вакытында диспансеризация үтәргә тиеш дигән сүз. Диспансеризация өлкән яшьтәге кешеләргә генә түгел, безнең барыбызга да кирәк. Без сәламәтлегебезне даими кайгыртырга тиеш», – ди мөфти.