news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камил Сәмигуллин: «Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» паркы урынында төзелергә мөмкин»

news_top
Камил Сәмигуллин: «Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» паркы урынында төзелергә мөмкин»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов белән әңгәмәдә Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше турында сорауга җавап бирде.

«Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр ул теләсә, мәчет хәтта элеккеге «Кырлай» паркы урынында да төзелергә мөмкин. Бу мөселманнар өчен зур куаныч булыр иде, чөнки таш шунда салынган», – диде мөфти.

Яңа мәчетләр төзү темасына да тукталыйк. Беренчедән, быел Чаллыдагы җәмигъ мәчете ачылачакмы?

Ул ике-өч елдан ачылыр, дип уйлыйм. Быел мәчетнең фасадын эшләп бетерергә һәм ярымай куерга тиешләр.

Республикада тагын нинди зур проектлар гамәлгә ашырыла?

43 мәчет төзелә. Узган елда җиде мәчет ачтык, быел да җиде мәчет ачылырга тиеш. Элек ел саен 15-18 мәчет ача идек. Хәзер республикада 1621 мәчет бар. Шуңа күрә азрак төзи башладык.

Аларның ничәсе Казанда урнашкан?

81.

Димәк, мөселманнарның мәчетләргә ихтыяҗы тулысынча диярлек канәгатьләндерелгән?

Әле берничә районда, шулай ук Казанның Совет районында һәм кварталда мәчетләр җитми. Ләкин шулай да Татарстандагы хәл башка төбәкләр белән чагыштырырлык түгел. Татарстанда мәчетләр төзү белән бернинди проблема да юк. Бездә бу эш җайга салынган: җир бүлеп бирү, төзелеш процессы, документлар рәсмиләштерү.

Без Казанның җәмигъ мәчетен төзү проекты турында сорамый кала алмыйбыз. Әлегә төзелешне башлау турында мәгълүмат ишетелми. Бу мәсьәлә нинди стадиядә?

Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр ул теләсә, мәчет хәтта элеккеге «Кырлай» паркы урынында да төзелергә мөмкин. Бу мөселманнар өчен зур куаныч булыр иде, чөнки таш шунда салынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар