Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил Кәримов: Ирләр нигә өйләнми?

Яңарак кына Intertat.ru га биргән интервьюсында яучы Гөлназ Мөхәммәд кызларны кияүгә чыгарга кыстап, кемнәрнең ялгыз йөргәнен сөйләгән иде. Аннан соң җырчы Альбина Бәширова нинди кызларның мәңге кияү күрәсе юклыгын классификацияләп атты. Ватанны саклаучылар көнендә кызларның кәефләрен күтәрергә язучы-сатирик Камил Кәримов алынды. Ул Intertat.ru укучыларына чын ирләрнең нинди булырга тиешлеге һәм авылда өйләнмәгән ирләрнең нигә күп икәнлеге турында сөйләде.

news_top_970_100
Камил Кәримов: Ирләр нигә өйләнми?

Камил Кәримов:

Ирләр көне елга ике генә тапкыр була. Берсе 23 февраль булса, икенчесе – 9 май. 9 майның да инде хәзер нәрсә икәнен аңлатырга кирәк: безнең әтиләр сугышкан, без аның җәрәхәтен төзәтеп тә бетермәгән. Безнең өчен бик авыр тәэсирләре бар аның.

Шуңа күрә, ирләрнең елга ике көне генә бар икән, калганы аның барысы да хатын-кызларның бәйрәме инде. Без, дөресен генә әйткәндә, хатын-кызлар өчен яшибез. Әгәр хатын-кызның тормышы алга барган икән, димәк, гаиләбез, җәмгыять алга бара.

Хатын-кыз хәзер бик активлашты, Аллага шөкер. Бәлки, без аларга шартлар тудырганбыздыр. Очрашуларга күп йөрдем, кая гына барсаң да, тамашачылар арасында кызлар күп. Ирләр берәү-икәү генә. Алар иптәшкә генә киләдер инде. Һәрхәлдә, тыңлар өчен килми инде. Мәктәпкә барасың – укытучылар арасында гел хатын-кызлар гына. Бер-ике ир кеше күренә, я ул мәктәп директоры, я завхоз, я шофер. Хатын-кыз кулына калып бара дөнья. Бу Ленин бабай әйткән “кухаркалар ил белән идарә итәр” дигәнгә бөтенләй кагылмый. Хатын-кыз азрак бушады хәзер. Ул куллары белән икешәр чиләк кер юмый хәзер. Ашарга пешергәндә дә ничектер җиңелрәк котыла.

Тагын бер нәрсәсе – яшерен-батырын түгел (көзгедән гел үземне күргәнгә генә әйтәмдер, сез упкәли күрмәгез): ир кеше ямьсез җан иясе инде ул. Хатын-кыз матур бит ул. Ә безнең мактана торган җөмләбез бар – дөньяны матурлык коткара. Димәк, хәзер хатын-кыз гына коткара ала бу җәмгыятьне. Ирләр – агрессор бит алар. Ә хатын-кыз ул агрессор түгел, ул тәрбияләүче. Бишек тирбәтеп, җырлый-җырлый бала үстерүче. Хатын-кызларның әдәбиятка да күпләп килүен күзәтәбез. Элек 170 язучы булган икән, аның алтысы-җидесе хатын-кыз иде: Ләбибә Ихсанова, Әминә Бикчәнтәева, Мәдинә Маликова, Рәйсә Ишморат...

Ә хәзер ирләр азаеп бетте! Язучылар берлегенең җыелышларында бер почмакта гына бөрешеп утырабыз. Кызлар күбәйде. Менә шушы матурлык дөньяны коткарачак. Шуңа күрә 23 февральдә рәхәтләнеп бәйрәм итеп калыйк инде без! Ни генә дисәләр дә, ул ирләр бәйрәме.

“Чын ирләр бетте” дигән сорауны кем бирергә тиеш икән?

Без менә монда сөйләшеп утырабыз, безнең өстән хатын-кызлардан жалу килгәне юк бит. Функцияңне үтәмисең, гаиләңне ашата алмыйсың дигән кеше юк. Синең җаваплылык – гаиләне тартып бару. Хатын-кыз зур чанага утырырга гына тиеш балаларын алып, син аны тартып барырга тиеш. Әгәр син чын ир икән!

Ләкин хәзер сылтау итәбез – заман шундый, тигез хокуклылык. Хәзер премьер-министрлар хатын-кыз! Маргарет Тэтчерлар булган заманында, Ангела Меркельләр хакимият алды дип барсаң, аларда дөньяның әллә нинди формасы! Шуңа күрә, чын ирләр дигәндә, без әле властьны тотабыз. Властьны өйдә дә тотабыз, Аллага шөкер, җәмгыятьтә дә, сәясәттә дә ирләр тотып тора. Әлегә бар чын ирләр.

Тора-бара менә бу консервантларны ашый-ашый, канцерогеннар ашый-ашый, юньсез аракылар эчә-эчә, тәмәке тартуын ташламаса, чын ирләр әкренләп кырылып бетәргә дә мөмкин. Һәм хәзер социализм чорындагы кебек түгел, тизрәк кырылачак. Чөнки кешенең бөтен табигатен ризык хәл итә. Ә юньле ризык үзең үстерсәң генә. Менә шуңа күрә мин гаиләбезгә нәрсә кирәк, шуның үзебезнең 20 сутыйлык җиребездә үстерергә тырышам.

Хатын-кызлар да җиңел яшәргә ярата. Аларга да нужа кирәкми. Ирләр өчен гомумән! Ә бит өйләнү нинди нужа ул! Бигрәк тә яшь чакта. Өйләнгән елны беренче булып  бала туарга тора. Никадәр проблема бала туу белән. Аннары фатирыңны көйлисең бар. Никадәр проблема өстәлә. Син икеләтә эшләргә тиеш, чөнки балаң тугач, хатыныңны да ашатасың бар. Әле аның туганнары килә бит. Тормышны алып бару ике тапкырга мәшәкатьләнә.

Кем ярата хәзер нужа күрүне? Безнең буын чыныккан. Без эшләп кенә үскән балалар. Без хатын аерудан да, алимент түләүдән дә курыкмадык, чөнки безнең чор ирләрендә икешәр гаиләне сөйрәп барырлык энергия бар иде. 

Хәзерге чор ирләренең нужа күрәсе килми. Ул үзенә күрә кызыгын тапкан. Ашарына бар аның. Әнисе-әтисе матур гына пенсия ала, шул җитә аларга. Авыл җирендә бәрәңгесе бар, ите үсеп тора. Елга бер тапкыр печән чабып кайтсаң, фураж алсаң аз гына – бара, ашарына бар. Ә хатын-кыз мәсьәләсендә я ул Казанга барып күңел ачып кайта, я авылның бер почмагында кияүгә чыга алмый интеккән, чыгасы килмәгән кызлар була. Шушы вакытлы шөгыльләр белән дә үткәреп була гомерне, кызганычка каршы. Миңа калса, бик-бик зыянлы тенденция бара җәмгыятьтә. Коточкыч! Моны хөкүмәт карарлары белән коткарып булмый. Күпме генә карарлар чыгарсаң да, ул кеше өйләнми инде барыбер. Аны өйләнмәгән өчен алиментка куй, акча түләт – юк. Заманында “баласызлар” өчен салым бар иде, аларны аның белән дә куркытып булмый. Түли алмый ул аны. Ул кредитын да түли алмый. Халыкның нужа күрәсе килми хәзер. Рәхәттә генә йөрисе килә.

Карый егет - беркайда да эшләмәгән малай иномаркасы белән кайтып туктады. Күңелендә көнчелеге әйтә – нигә әле мин дә шундый булмаска тиеш? Шулай булмады икән, син инде тормышның төбенә төшәсең дә утырасың. Син көрәш, ярыш шулар кебек булам дип. Ул көрәш рухы бетте икән, кеше яшәүдән туктый.

Миңа калса, өйләнү һәм кияүгә чыгуны карарлар белән генә эшләп булмый. Бу – тәрбия. Без социализм чоры малайлары. Без матур тормышта яшәп алдык. Бу бизәкле тормышта түгел. Матур тормыш диюем – без эшсезлекне, кризисларны, дефолтларны белмәгәнбез. Фәлсәфәне укыйбыз, тарихны, материализмны, фәнни коммунизмны укыйсың. Безгә мисал китерәләр – чит илдә дефолт, кризис, депрессия. Без моны күз алдына китерә алмыйбыз, ятлыйбыз да, дәресләрдә сөйлибез. Шуның белән “бишле” алабыз. Ә без хәзер болар белән күзгә-күз калдык. Социализмны сагынабыз.

Ә бер уйласаң, без үскәндә, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз берсе дә алпавыт заманын сагынмыйлар иде. Алар да бит теге чордан бу чорга күчкән. Менә без яңа базар чорына күчтек, ә һаман да социализмны сагынабыз. Чөнки фатир бушлай, эшсезлек дигән әйбер бөтенләй юк. Багана, дивар, чат саен – эшкә чакырабыз, бушлай фатир бирәбез, премия түлибез. Бөтен нәрсә бар иде. Ничек без сагынмаска тиеш? Менә шушы сагыну кешене икегә аерды. Без бу җәмгыятькә әзер түгел идек, чөнки ул кинәт килде. Кешеләрдә депрессия. Шуңа күрә менә бу матурлыклар күзгә күренми.

Төнлә шәһәргә чыгасың – аллы-гөлле утлар яна, җем-җем итеп тора, әйтерсең һаман яңа ел дәвам итә. Шәһәребез зурая, өйләр салабыз, офыгы бетте шәһәрнең! Карап торуга, рәхәт яшибез. Ләкин күпчелек түгел бит ул. Әмма без социализмны сагынудан туктамыйча, яңача яши алмаячакбыз. Менә сатира кайда туа ул. Шушы чорда туа.

Ирләр нигә өйләнми?

Өйләнгәч, тормыш авыраер дип куркудан - 30.4%

Тәртипле кызлар булмаганга - 25%

Акчасы күп, ашарына бар, кызлар җитәрлек – өйләнү аңа кирәкми - 17.9%

Әнисе рөхсәт итмәгәнгә - 7.1%

Өйләнергә акчасы юк - 16.1%

Үз вариантыгыз (комментарий языгыз) - 3.6%




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100