Камил Кәримов: «Без хәзер һуштан язган чорда яшибез»
Язучы-сатирик «Татар-информ»га татар сатирасы, теле, әдәбияты һәм ирләре турында сөйләде.
Татар сатирасы нәрсәсе белән аерылып тора? Сәхнә юморы үзгәрдеме? Гомумән, сәхнәдә сатира бармы?
Һәрбер буын үзенең юморга бер өлешен кертергә тиеш. Әйтик мин инде, заманында Алмаз Хәмзин белән башладык, «Шаян сәхнә» дигән тапшыру, каз өмәләре дә үткәрдек, ачык сәхнәләр дә ясадык. Безнең бер чор бар иде, без үзебезең чор белән шушы юмор белән кереп бардык.
Хәзер инде, кем әйтмешли, яшьләр төркем-төркем. Хәтта дүрт татарыбыз да бар безнең, төркемнең исеме генә инде ул. Сатира театрыбыз да бар. Һәр чор үзенең өлешен кертергә тиеш.
Юмор бер генә төрле була алмый, әгәр дә мин хәзер «Егетләр, сатирада без хәзер Алмаз Хәмзин белән икәү генә калдык бит инде, нишләп сез керәсез», дип утырсак, бу бик зур җүләрлек булыр иде дип уйлыйм мин. Бар да алышына, тамашачы алышына, буыннар алышына һәм юморны алып килүче кешеләр алышына. Ничек көлдерәләр халыкны, ничек ял иттерәләр — алар инде үзләре җавап бирә моңа хәзер.
Без үзебезнең чор өчен җавап бирдек. Ни өчен җавап бирдек? Бик җаваплы чорда, КПСС заманында эшләдек. Әз генә хатаң булса, партбилетыңны монда куй диләр иде, шушы партбилетны бирмәс өчен җитәкчеләр ябышып, инсафлы итеп эшли торганнар иде. Ул вакытта коррупция дә юк иде шуңа күрә. Партбилетыңны алсалар, син кеше түгел инде. Шуңа да безнең ул вакытта җаваплылык көчле иде, һәрбер җөмлә өчен җавап бирә идек һәм ничектер шул чорда ярады ул.
Ләкин хәзер социализм юморы белән генә барып, кешене көлдереп булмый. Кешене көлдерү бик авыр, хәтта күрешкәндә дә, элек бит инде — «Әй, малай, синме әле бу». Хәзер алай күрешергә куркасың, алай итсәң кешенең ачуын китерергә мөмкинсең, башта итагатьле генә «Нихәл синең», — дип хәлен сорарга кирәк, шуннан соң гына әзрәк көлдерергә тырышасың. Ә залга килеп чык син — анда өч йөз, биш йөз кешедер, нинди генә халәттә килмәгәндер концертка кеше. Бик авыр кешене урталыкта тоту. Шуңа да мин хәзерге яшьләргә, юмор төркемнәренә исәнлек-саулык, сабырлык телим, алар әле балалыгы белән бик аңлап та бетермәскә мөмкин. Кайберләре иң мөһиме — кеше көлсә ярый дип уйлыйдыр, ләкин кеше көлдерәм дип үзе адәм көлкесенә калдырырга тиеш түгел.
Әни миңа гел әйтә иде: «Балакаем, сәхнәгә дә чыгасың». Мин җиденче класста инде мәзәкләр ятлый идем. Без бит инде бай фольклорлы халык, хәтта башка халыкларга караганда күбрәк тә. Без Хуҗа Насретдинның хәтта җиде йөз еллыгын билгеләдек. Менә мин «Чаян» журналында эшләгәндә ЮНЕСКО игълан итте җиде йөз ел тулды Хуҗа Насретдинга дип.
Гомәр Бәшировларыбыз шушы юморны туплау буенча эшләгәннәр, Нәкый Исәнбәтләр фольклорны җыйган. Бу фольклор безгә нигез бирә, димәк безнең халык борынгыдан көр, әйбәт, мул яшәгән булып чыга. Чөнки юмор бит ул рәхәт тормыштан туа, сатира гына михнәттән туа. Сатира җәмгыятьне фаш итә, шуңа да рәхәт тормыштан туа алмый.
Ни өчен мәҗлесләрдә утырганда ашап-эчеп алганнан соң кәеф күтәрелеп китә, көлдерәсе килә башлый? Сатира моның белән шөгыльләнми. Әгәр дә инде сатира театрларыбыз килә икән, аларга тамашачы йөри икән егылып, рәхәтләнеп, заллар тутырып, монысы бик әйбәт күренеш, димәк, шөкер, безнең халкыбыз исән-имин. Юмор ул халыкның исәнлеген билгели торган бер сыйфат дип атыйм мин.
Ә менә хәзерге сатирага ничек бәя бирәсез?
Ничек дип бәялисең, һәрбер кешенең күңелендә сатира яшәп ята, ләкин ул аны әйтә, яза аламы монысы башка әйбер.
Миннән регалийларны, нинди мактаулы исемнәрең бар синең дип сораганда, язучы-сатирик дип куйсагыз, миңа шул җитте, мин шулхәтле сөенер-шатланыр идем, миңа зур мәртәбә булыр иде бу.
Ләкин бит сатирик язучы булу дигән әйбер ул никадәр конфликтка керү дигәнне аңлата! Менә бер юмор сөйлим, сәхнәдән ишеттем, минем юмор түгел инде бу: «Хәзер нәрсә сөйләсәң дә була, бернәрсә юк, сөйләгез, ди колхоз рәисе. Фикер төрлелеге, плюрализм ди Горбачев чорында, бер әйбер булмый сезгә ди. Ләкин ул сүзне сөйләсәгез алып та китмиләр, әмма печәнегез дә булмый, утыныгыз да булмый, сыерыгыз да булмый», –ди. Шуның шикелле, мин бу әйберләрне үземдә сынадым инде, бу сатираны. Ләкин кире чигенеп булмый, сатирик язучы булу ул диагноз бит, профессия түгел.
Мин дөньяны шулай гына күрә алам, бәлки ул авырлыкта үскәнгәдер. Әти сугыштан 1945 елның августында гына кайта. «Сугышчан дан» ордены, «За боевые заслуги» медальләре белән кайта, ләкин аңа пенсия юк. Мин туган елны әти үлеп китә, без — өч бала, пенсиясез калабыз. Мин ничек бәяләргә тиеш бу җәмгыятьне?
Әни берүзе өч бала белән колхозда эшли, гомер буе кулында көрәк, сәнәк, урак — 650 шәр хезмәт көне эшли, ләкин без прәннекне, вафли, алма кебек җимешләрне Яңа елда Кыш Бабай кулыннан гына алып ашый идек. Шуннан мин бу җәмгыятькә ничек карарга тиеш?
Бәлки ул шуннан чыккандыр, бәлки ачудыр да инде, белмим. Ә бәлки Ходай шулай кушкандыр, бәлки председатель малае булсам, да сатирик булган булыр идем, белеп тә булмый. Моны әле аңлаган кеше юк, медицина өлкәсендә бу әйберне ачыклый торган бер кешенең дә диссертация яклаганы юк.
Каян килә ул сатира, сатирик жанр дигән әйбер? Сатирик язучы, нинди шартларда үсәргә тиеш ул? Моның эталоны да юк, ләкин мин үземнең язмышымнан канәгать.
Сәхнә индекатор бит инде ул. Мин үземнең мескенлегемне күрсәтмәс өчен сәхнәгә чыгып, башта азрак кешене елмайтып, көлдереп, әйтәсе сүземне әйтә идем. Аннары тотынасың инде, менә, коммунизм үпкәләде безгә, төянде дә китеп барды, ә коммунизмны кире кайтарып була, аны кайтарыр өчен күп кирәкми, кем нәрсә урлаган — китереп бирсен, үзе кайта ул… дисең дә, халык шуннан теге урлаган кешене эзли башлый залдан. Белә ул аның кайда утырганын — җитәкчеләргә карый башлый.
Ә ул җитәкче бит сине чакырды монда концертка, сиңа халыкны җыйды. Әгәр дә Хуҗа Насретдин мәзәген генә сөйләдең икән, безгә нинди мөнәсәбәт була инде?! Ул чакта син язучы-сатирик түгел инде, син бары тик бер адәм көлкесе генә.
Менә шуңа күрә мин алга таба һәрвакыт үземә киртә куеп бардым, шуңа күрә миңа бер генә уңыш та җиңел бирелмәде. Ләкин үкенмим, күңелемдә калмый, әйтәсен әйтеп, язасын язып барам, әле шөкер китапларны да чыгарып торалар. Карасаң, ничектер үтеп киткән шундый җөмләләр бар, бу инде бәлки цензураның әз генә лояль булуыннан да киләдер. Цензура юк бит инде хәзер, ул намуста калды.
Без үзебезнең намуска хилафлык китереп теләсә-нәрсә сөйли алмыйбыз, яза алмыйбыз. Үзебезнең күңелдә тыелган әйберләр бар, ә цензура юк кебек. Менә шулай теләгәнебезне язып китапларыбызны чыгара алгач, бик әйбәт инде бу.
«Уен» китабым өчен СССР вакытында булса нәселемне корытырлар иде. Анда сатирик роман, сатирик конфликтлар, сатирик хикәяләр, юморескалар. Шөкер бит әле, сезнең алда сөйләп утырам, кем әйтмешли җитмешкә җитеп киләм, ирек бирәләр язарга, рәхмәт анысына да.
«Чаян» журналында унике ел җаваплы секретарь булып эшләвем дә бик зур мәктәп булды миңа. Ул вакытта басма матбугатның гөрләп торган чагы иде. «Казан утлары» да бик зур мәктәп. Менә нинди мәктәпләр үтәсең. Зур-зур, олы-олы язучыларны үстергән журналда мин хәзер проза бүлегендә уналты ел эшлим, кулъязмалар белән эшлим.
Юмор, сатира язудан да туктамас идем әле, Аллаһы боерса, исән булсам. Хәтта үземнең биографияне язганда да шул сатирик линия бар. Кешегә шундук турысын гына әйтеп бирсәң, ул ничектер кире борыла, исе дә китми. Ә кинаяләп, конфет кәгазенә, яшертеп төреп бирсәң, кызыксыналар.
Миңа хәзер сатирик язучы булгач залдагы халыкның елмаюы гына кирәкми, миңа алкышлар да кирәк, ул бит инде хәзер чир, диагноз, ләкин ул матур диагноз!
Ә менә матбугатка килгәндә, сез ничек уйлыйсыз, кешенең аз укый башлавы ул нәрсә белән бәйле? Татар телен белүче кешеләр азайдымы, яисә бу массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйлеме?
Беренчедән, ерактанрак килергә кирәк, балалар бакчасында, без әйтик уйнап-көлеп, тату гына үскән. Мин ике бала үстердем, балаларны башта яслегә, аннан балалар бакчасына илтә идек. Кечкенәдән аларның үскәнен күрдем. Чаналар белән илтә идек, чаналарны калдырып китә идек. Ә хәзер балалар бакчасы яныннан үтә алмыйсың, анда нинди генә машинадан төшми балалар. Ул балага китап кирәк буламы инде, нишләсен ул китап белән! Ул техникага чумаган, ә техника ул бит әфьюн кебек җәлеп итә үзенә. Яңа техника алуга бөтен гаиләң белән җыеп, көйләп карыйсы килә. Аның интригасы бар.
Кеше әкрен генә шушы үсешкә, прогресска хиласланган. Бөтен нәрсәдән ваз кичәбез әкрен генә. Китап укып утырырга вакыт юк кебек. Чөнки, без бит әле шушы социализмда. Телевизорларыбыз да зур иде инде. Агач аякларда басып торган ярты кубометрлы телевизор иде. Өч канал иде анда. Башта «Беренче канал» һәм икенче канал — «Казан», аннан соң «Эфир» каналы килеп керде, Ә хәзер бит өйдәге кешеләргә карап, бүлмә саен бер телевизор һәм кәефеңә карап кешене җәлеп итә торган мәгълүмат бар шунда. Моны укып торганчы сериаллар бар бит тегендә.
Бу прогрессның үсеше китапка игътибарны киметте. Элек китаплар зур-зур тираж белән чыккан икән. Ярар шулай кирәк булган ул чорда, чөнки «ликвидация безграммотности» дигән әйбер Ленин бабай заманыннан ук килгән. Моны СССР дан ук карадылар. Мәҗбүри сигезьеллык иде башта, аннан соң кешегә мәҗбүри урта белем бирү. Чөнки наданлык көчле булган. Хәзер халык надан түгел, укымышлы халык. Дөрес, мин әйтмим мәктәпләрдә әйбәт укыталар дип. Мәктәпләрдә хәзер безгә БДИ тапшырырга гына өйрәтәләр, укытмыйлар. Ә без укыганда укый идек.
Быел безнең класс мәктәпне тәмамлаганга илле ел үтте. Без сыйныф дигән сүзне яратмадык, сыйнфый дошман дигән сүз кебек иде ул безгә. Ә мин химиядән, физикадан, геометриядән өйрәнгән формулаларны бүген дә хәтерлим, төнлә белән уят та сора миннән. Ул миңа кирәк, гомер иткәндә дә, өй салганда да, җир казыганда да кирәк. Мин аларны оныта алмыйм, чөнки безне имтихан тапшырыр өчен генә әзерләмәгәннәр, безне укытканнар. Ә хәзер БДИ тапшырыр өчен генә әзерлиләр. Менә сиңа дүрт вариант - шуның кайсысы дөрес? Ә без үзебез әзерләнеп килә идек.
Шулай итеп кешене әкрен генә китаптан читләштерү бара. Ләкин зыялы кешеләр күп булмый. Хәзер китап ике мең тираж белән чыга икән, татарның ике мең зыялы кешесе бар икән, әйбәт дип саныйм мин моны. Китап бит ул зыялылыкны белгертә. Өеңдә синең энциклопедия, сүзлекләр булырга тиеш, яраткан язучыларың булырга тиеш.
Мин балачактан шигырьләр җыйганмын, шигырьләр китабы тезеп-тезеп барганмын. Нәрсәдән ул? Безнең рухыбыз шундый булган. Ярыша-ярыша, чират торып китап укыйбыз. Китапханәдә бер генә, ике генә нөсхә булырга мөмкин, шуны көтәбез. Калын-калын китапларны укып чыга идек. Безнең вакытта ул безгә кирәк булган, безнең зыялы буласыбыз килгән.
Бик җәелеп сөйләшәм бугай инде, өстәл иркен үзем кечкенә булгач, маятник кебек йөрим. Буй кечкенәлегеннән мин зарланып әйтмим, Аллага шөкер анысы. Сөенеп яшәдем моңа, чөнки киемнәр дә кечкенә үлчәмдә кирәк булды, өч бала үстергән әнигә аның чыгымы бик булмады. Аннан соң, зур гәүдәле кеше, кеше күзенә күренә ул, ул үтеп киткәндә тузан тузып кала. Ә мин тиз генә үтеп китәм, беркем күрми кала. Мин бик тиз йөрим, тиз сөйлим, сизеп торасыздыр, тиз ашыйм мин, тиз йоклыйм, биш-алты сәгатьтә йокы туя, тиз яшим, ашыгып яшим.
Ашыгып сөйләшәм дидегез бит, ул нәрсә белән бәйле? Сез бер тапкыр татар телендә сүзләр күп дип тә әйткән идегез?
Нәкъ шушы әйбер тоташа да монда. Татар күп сүзле, әмма бер җөмләне әллә никадәр сүзләр белән сузарга була. Минем алар тезелеп тора. Тиз сөйләшер өчен ниндидер мәгълүматың, сүз байлыгың булырга, алар әзер торырга тиеш. Ничегрәк әйтим, моңа ничек җавап булыр икән, артыңнан нәгъләт укымаслар микән, моның җәзасы булмас микән дип әкрен-әкрен уйлап утырсаң, поезд китеп барган була.
Мин уйлап тормыйм, ничектер килә, шуңа өлгереп калыр өчен тиз сөйләшәм. Вакыт кысан, кадерле вакыт дигән әйбер. Балачакта бик озак үтә иде ул вакыт, сәгатьләр үтми иде. Ә олыгая-олыгая сәгатьләр бик тиз, башкача йөридер кебек, өлгерергә кирәк бөтенесенә дә. Җәелеп, әкрен генә, тәмләп, ноктасын куеп, өтерен күрсәтеп сөйләгәндә, татарның сүзе күп. Әгәр дә чыгыш ясарга бирсәң татарга, бигрәк тә иҗат дөньясында бу, үземнең коллегаларым дип әйтим инде, язучылар, шагыйрьләргә сүз бирсәң, регламентны әйтүдән мәгънә юк. Барыбер үзенекен әйтеп бетермичә туктамый.
Татарның сүз байлыгыннан килә бу, бөтен сүзне дә әйтеп калырга тырыша, чөнки матур сүзләребез күп, сүзлекләребез калын, моның белән мактанырга да була, ләкин кыска сөйләргә өйрәнергә кирәк.
Тиз сөйләү ул минем нәселдән килгән инде. Мин бит режессурада укыдым мәдәният институтында. Анда безнең дикция мәсьәләсендә дә эшләп карадылар минем белән, пластика буенча да, тик бернәрсәгә ирешә алмадылар. «Каримов, мы писателей не готовим», — дип тә карадылар. Тик тиз сөйләшүне бетерә алмадылар.
Мин җиденче класстан хыялланганмын икән язучы булырга. Нәселебездә безнең бер язучы да юк. Әни колхозда акча алганда латинча куя иде имзасын хисап кенәгәсенә. Мин шундый нәселдә үскән, шуңа да карамастан, минем кечкенәдән язучы буласым килде. Мин моңа ничек килдем шулай барган инде.
Ә бит тумыштан нинди сөяк белән туасың! Чөнки без авыр хезмәттә үскән, тартып, күтәреп, казып, аны нинди буын сакласын. Буыннарның пластикасын саклар өчен бит ул «Ай ашыйсым килми, йокы туймый», — дип йөрергә кирәк, ә безнең буын алай үсә алмады инде.
Сез ничек уйлыйсыз, бүген ирләр турында сөйләшә башлаганбыз икән, әдәбиятка лаеклы алмаш килә дип саныйсызмы?
Философиядә бар бит «санның сыйфатка күчүе» дигән әйбер. Әгәр дә безнең нәрсә дә булса сайлап аласы килә икән, ул сан барыбер башта булырга тиеш. Менә хәтта бөртекле культураларның уңышын арттырыр өчен дә лабораторияләрдә сыныйлар. Йөз бөртекнең нибары бер унөче генә үсеп чыкты бит дип, ягъни без әйбәт сорт алыр өчен берникадәр үстереп карарга тиеш.
Язучылар оешмасында җыелган өч йөз иллегә якын кеше белән дә шулай. Әлбәттә һәрберсе дә үзен зур язучы дип санарга тиеш. Әгәр язучы «мин язучы түгел инде», — дисә, ул язучылар союзына керергә тиеш тә түгел. Үзен гений дип санамаса да, барыбер мин әйбәт язучы дип санарга тиеш үзен.
Ләкин сайланыш бара, укучы сайлап ала аны киләчәктә, кайвакытта җәмгыять тә. Бәхетле кеше була — җәмгыятьнең бөтен игътибары шул кешедә, әмма сайлар өчен күптән сайларга кирәк. Әгәр дә без хәзер «Егетләр, әйдәгез таланты шагыйрьләрне генә, талантлы язучыларны гына оешмага алыйк, безгә бер утыз җитте», — дисәк, бу бик зур ялгыш булыр иде. Әкрен-әкрен генә бернәрсә язмаган кеше дә ниндидер зур әйбер язып куярга мөмкин киләчәктә, чөнки без бит язучының гомер буе язуын теләмибез, без аның кызыклы әйбер тудыруын, кызыклы әсәр язуын телибез. Әсәр булырга тиеш, шуңа күрә, сайланыр өчен, сайлап алыр өчен талантларның отряды зур булырга тиеш.
Отряд зурмы хәзер?
Аллага шөкер, отряд зур, ни өчен зур, әлеге дә баягы шул хатын-кызлар хисабына саныбыз арта. Яшерен-батырын түгел, алар кушылды хәзер һәм әдәбият нәзберек, агрессив түгел, чөнки ирләр инде язасын язып бетерде дип саныйм мин үзем.
Безнең иң укыла торган әсәрләребез революция, сугыш, аннан колхозлашу чоры турында, кулаклар, сөргенгә сөрү, 1937 елгы репрессия, Ватан сугышы, Чечня, Әфган сугышлары турында — ирләр язып бетерде инде бу әйберләрне. Хәзер нәзәкатьле, ягымлы хатын–кыз әдәбиятына калабыз әкрен генә. Бәлки ул яхшыгадар, чөнки җәмгыятьтәге аргессияне хатын-кыз гына сүндерә ала.
Хәзер тел югала, аеруча теге яки бу төбәкләрдә тел югала дип еш сөйлибез, язабыз. Бу шәһәрләрдә, шулай ук хәтта авылларда күзәтелә. Балалар да рус теленә күчәләр дип борчылабыз. Ә сез ничек уйлыйсыз, безгә киләчәктә телне ничек сакларга соң?
Сезгә бик авыр сүз әйтергә мөмкин мин, чөнки сез виртуаль дөнья кешеләре, сез электрон дөньяда яшисез. Кеше хәзер күп телне шушы виртуаль дөньядан ала. Барасың мәктәпләргә очрашуга. Коридорга килеп керәбез, анда балалар үзара «Вау, клево, круто, чувак, чувиха», — дип сөйләшәләр. Алар аны каян ишетә дип беләсез. Алар аны китаптан укымый, без китапка андый сүзләр язмыйбыз бит. Шул ук «Абау» гына дисә дә була бит. Бу сүзләрнең һәрберсенең татарча варианты бар.
Без гомумән әйткәндә горурланырга тиеш, безнең тел ул җир шарын әйләнеп чыккан. Хәзер нанотехнология дибез бит, нәнитехнология дигән сүз бит инде ул. Инглиз телен мин аны үзем белмим, әмма бер сүзен беләм, беби диләр — бәби бит инде ул. Димәк без бөтенебез татар теленә шулхәтле якынбыз, ләкин без аннан ерагаерга тырышабыз. Тегеләргә, көнбатыш дип әйтик, ошарга тырышып, аларча кыланырга тырышып, тегеләр стиле керә безгә.
Телнең бозылуы ул шуларга иярергә, беренче очракта шушы виртуаль дөньяга иярергә тырышу. Чөнки хәзерге балага мөмкинлек бирсәң, ул уналты сәгать буе монитор алдында утыра ала, колагында наушник булырга мөмкин, үзе экранга карарга да өлгерә, моннан котылып булмый.
Ә безнең матурлык китапта калып бара. Икенче яктан инде аралашырга телибез. Хәзер бит бикләнеп ята торган заман түгел, чикләр ачылды. Элек чит илгә чыгар өчен нинди генә фильтрларны үтми идек, кайларга гына чакырып үгетләмиләр, өйрәтмиләр, куллар куйдырып бетерәләр иде Төркиягә, Европага чыгу өчен. Америкага бару турында гомумән хыялланып та булмый иде. Аның өчен әллә нинди юллар үтәргә кирәк иде.
Ә хәзер чикләр ачылды, халык креатив булырга, аралаша белә торган кешегә әйләнергә тели. Теге телне дә, бу телне дә белә. Ләкин күп телне белгән кеше барыбер бер телгә зыян китерә инде ул. Бу очракта төп зыян ана теленә килә, чөнки татарча сөйләшеп кенә син әллә кая ерак китә алмыйсың.
Хәзер кеше башка телләрне үзләштерергә тиеш. Дөресен әйткәндә, мин үзбезнең Питрәч районында кечкенәдән, җиденче класстан, рус кызлары белән хат алыштым. Мин бит инде Иван Грозный сызып биргән кырык километрда яшәдем, шунда үстем. Шул кырык километрда безнең рус авыллары да бар иде. Бер рус кызы белән Ленин музеена барганда, слетларга барганда танышканбыздыр, хат алыша идем. Әле хәтта ул «Гафу ит инде Камил, минем фамилиям үзгәрде», — дип, хат язгач, бик авыр булып китте.
Ягъни, минем үземдә дә андый тартылу булды, ләкин аңа карап мин телемне югалтмадым бит, югалтасы килмәсә, югалтмыйсың. Ләкин чит илләр теле керә башладымы, тел үзгәрә инде. Моны без ничек тыярга тиеш? Тыя алмыйбыз без моны.
Ләкин ана теленә, китапка, Әлифбага мәхәббәт уятып, җырларыбызны матурлап яшәсәк, телне саклап калып булыр иде.
Җыр дигәннән, төзәтәсе җырлар бик күп эстрадада. Хәзер бит гади генә — акча түлисең дә, мине чыгарыгыз дисең, акча түләсәң, нәрсә җырласаң да чыга.
Элек алай түгел иде, акча түләп чыгып булмый иде. Элек худсоветтан тикшереп чыгаралар иде. Башта җырның шигырен, аннан соң көен тикшерәләр. Җыр кабатланмаганмы, җырчысы әйбәт башкарамы. Хәзер бу әйбер бик чуарланды. Бу бит безне, телне бик бетерә.
Безгә башта үзебезгә телгә мәхәббәтне ниндидер формалар белән уйлап тапмыйча булмый инде. Ул бит инде «Татар йоклаганмы, әллә үлгәнме», «Юк ул һуштан язган», — дип Тукайдан килә. Без хәзер шушы байлык, төрлелеккә шаккатып, чит илләр күреп һуштан яздык. Акчаны ел буе җыябыз-җыябыз да, чит илгә барып туздырып кайтабыз, котылгысыз бу әйбер. Без хәзер һуштан язган чорда гына яшибез әлегә, кызганычка каршы.
Менә барыбер әкеренләп мәхәббәт уятырга кирәк булачак, шуңа күрә язучыларга эш артачак киләчәктә. Әгәр дә хөкүмәт шушыны көйләрлек вакыт тапса, ә аның вакыты юк әле, төзибез әле, юлларны яңартабыз, пенсияне кайгыртабыз, чөнки эшләүчеләр азайган саен пенсиягә фонд кечерәя бара, авыр чор әлегә, аякка баса алмый җәмгыть. Төзелеш кенә күтәрә алмый, катлы–катлы йортларның аның яртысы буш, анда яшәргә кеше юк, акча кирәк аның өчен, алай гына булмый җәмгыятьне үстереп, анысы да кирәк. Ләкин төп әйбер телдән килә, милли байлыктан килә.
Язучылар яза, укучы юк дип әйтәләр. Язучылар начар язганга күрә укучы юкмы ул? Ә шул ук вакытта бар шундый язучылар - алар яза бөтен китаплары таралып беткәч, тагын кабат-кабат бастыралар.
Кызганыч, беркем дә хәзер җүнләп укымый. Бездә әзрәк провокациясе булса язган әсәрендә, бигрәк тә конкрет берәр җитәкчене мыскыл итеп сүккән җире булса, фаш итә торган әйбер булса, шундук эзлиләр, укыйлар. Ә менә сүрәтләү чаралары, табигате, сюжеты, портретлары, тел байлыгы булган матур әдәбият кулына барып та җитми укучының, ул болай гына сөйләп йөри.
Безнең хәзер укучыларыбыз юк дип утыра алмыйбыз инде, укучылар бар, ләкин аны укымаган килеш сөйләүчеләр күп, без ияреп барырга яратабыз. Берәү белеп сөйли, унау белмичә сөйли, бер кечкенә эт куркып кына өрә, ул өрүгә теге зур этләр өрә башлый, бу шуннан гына килә.
Менә Гүзәл Яхина килеп төште каяндыр Мәскәүдән. Мин сиксәненче елдан бирле кулъязмалар белән эшлим инде, мин эшләгән журналларда аның бер генә хикәясе дә кергәнен хәтерләмим мин. Күктән килеп төшкән кебек булды да, котырып- котырып укый башладык тегене. Ләкин уку алай гына барырга тиеш түгел, уку ул әсәрнең эченә керерлек булырга тиеш.
Менә әле бу журналны эшләгәндә дә, укырга әйберегез юк дип әйтүчеләр бар. Шундыйларга «Кил әле, минәйтәм, син соңгы тапкыр нинди әсәрне ачып карадың? — дип сорыйм. Әйтә алмый. Бик күп кеше укымыйча сөйли, рәнҗетә хәтта бу әйбер. Ә бит әдәбият бар, ул үсә.
Кайчандыр язмаган өлкән яшьтәге язучылар да, язар өчен материал җыя, тормыш тәҗрибәсе дә бай тегенең, ләкин сюжеты бераз килеп җитми. Без инде эшлибез, төзәттерәбез. Шулай олы яшьтәгеләр булса да, бала-чагалар булса да, яңа әсәрләр, яңа авторлар килеп чыга.
Мин шундый язучыбыз әйбәт дип исемнәр санау ягында да түгел. Бик рәнҗетә торган нәрсә ул исемнәр санау, чөнки кем дә булса исемлек саный икән, башта үзеңнең исемеңне карыйсың бит, тапмасаң, эх минем исемне әйтмәгәннәр дисең. Исемнәр әйтеп сөйләшмим, ләкин бүген әдәби журналыбыз чыгып килә һәм әле монда материал, әлеге дә баягы сайлап алырлык әйбер бар.
Сезгә бүләк ителгән иң кызыклы, күңелгә кереп калган нинди бүләк дип нәрсәне әйтер идегез?
Беренчедән бүләк алу мине кимсетә, чөнки без бүләкне Яңа елда Кыш Бабайдан алып өйрәнгән, гел шуны хәтерләтә ул. Ә өйдә мин әйтик унҗиде-унсигез яшькә кадәр үсеп әнинең менә бу синең туган көнеңә дигәнен хәтерләмим. Нинди киемең тузган - кием алып кайта Казаннан. Ул көн инде безгә туган көннән дә зур була иде.
Мине шаккаттырган бүләк мәктәптә укыганда булды. Безнең укытучыбыз Сабира апа табигать белеме дигән дәрес алып бара иде. Нинди генә прибор күрсәтсә дә, шул приборны аласы, кулга тотып күрәсе килә. Берсендә астрономия нигезе дәресендә телескоп өйрәтә, ә безнең йолдызларны күрәсе килә якынайтып, айны күрәсе килә, анда көянтәле-чиләкле Зөһрә кыз бар дип ышанабыз бит инде.
Мин укытучыдан «Апа, кыйбат торамы ул телескоп», — дип сорыйм. Күз алдына китер - мин бит әтисез үскән бала, гаиләдә өч бала, колхозчы баласы. Апа авырттырып: «Син нәрсә хыялланасың монда, әле колхоз рәисе малае да хыялланмый», дип тә әйтә ала иде шунда, тик ул йомшак кына итеп «Синең акчаң җитми аңа», — диде. Шуннан соң хыял калды миндә - телескоп алу дигән хыял. Мин моны улыма сөйләгән идем. «Әти, синең нинди хыялың калды тормышка ашмаган?» — ди бу миңа. Аннары алтмыш еллыкта малай коробка кертеп куйды, анда - телескоп. Шуннан алар минем туган көнне бәйрәм итә, мин ай карыйм, Зөһрә кызны эзли. Ай бик матур күренә, хәтта бүлмәгә кайтып кергән кебек булды ай, ә Зөһрә кыз юк! Менә бу минем хәтердә калган бүләк.
Калган бүләкләрне мин үземә үзем эшлим, мин бик уңайсыз кичерәм үземне бүләк алганда. Мин моны ялганлап сөйләмим, ничектер мескенләндерә ул мине. Шул вакытта, син мохтаҗ кешедер кебек тоела. Миңа бернәрсә кирәкми, кием дә кирәкми, машина да, фатир да. Мин машинада атнага ике көн генә йөрим. Алага шөкер, панель йорт булса да, күршеләр әйбәт, урамыбыз әйбәт. Авылны үзем төзим, фундаментын казыйм, бетонын болгатам, опалубкалар ясыйм, малай белән түбәне үзем ябам. Әйтәм ич, саулык булса, миңа бүтән бүләк кирәкми.
Сез ничек куйлыйсыз, бүгенге җәмгыятьнең, Татарстанның, татарның, иң зур проблемасы нәрсә?
Җәмгыятьнең иң зур проблемасы, барыбер без теләгәнчә түгел әле. Без бер кул белән үзебезнең эшне эшлибез, икенче кул белән колакка куеп Мәскәүне тыңлыйбыз. Без ниндидер карарга киләбез, ләкин Мәскәүгә барып аны раслатырга кирәк, ярыймы — ярамыймы, бу әзрәк кенә бәйле булудыр инде. Без абсолют ирек яулый торган ил түгел, ләкин кешенең мәҗбүрилеге, бәйгә куйганрак булуы комаучаулый.
Үзең тапканны үзең генә тотсаң, бәлки безнең Татарстанда пенсияләр дә ике-өч тапкыр артыграк булыр иде. Без әле ничәнчедер урында дип төзелешләр белән генә мактана алабыз, без хәтта үзебезнең яшәү шартларын Мәскәүдән, Санк- Петербургтан соң өченче урында дип куярга мөмкин, ләкин безнең яшәү шарты аларга караганда түбәнрәк. Аларның хезмәт хакы 44-50 мең дисәң, гаҗәпләнеп куялар, ә мин монда сөбханалла, унсигез меңгә уналты ел буе утырам.
Бездә менә шул комачаулый дип уйлым. Син үзеңә-үзең хуҗа түгел. Менә мәсәлән син бу өйдә яшисең, ләкин син күршең белән кереп сөйләшергә тиеш. Күршегә ошыймы бу коймаң, син аның җиренә кермәдеңме, күршенең тавыклары сиңа кермәгәнме, үгез асрагач, аның тирес исе сиңа кермиме, шул турыда сөйләшергә, киңәшергә кирәк. Ягъни, без күршедән бәйле, моны бик шома итеп кенә әйтергә тырыштым инде мин, артыгын әйттермәгез, кем әйтмешли алга таба да яшисе бар.
Авылның иң зур проблемасы нәрсә дип саныйсыз?
Авыл тулы өйләнмәгән яшьләр. Өйләнү никадәр нужа ул! Бигрәк тә яшь чакта. Өйләнгән елда синең бала туарга тора. Бала тудымы — никадәр проблема. Фатирыңны көйлисең бар, никадәр проблема өстәлә. Хәзер син икеләтә эшләргә тиеш. Үстергән арада хатыныңны да ашатасы бар. Әле аның туганнары килә, әйе бит. Тормышны алып бару ике тапкыр мәшәкатьләнә.
Кем ярата хәзер нужа күрүне? Безнең буын чыныккан.
Без эшләп кенә үскән балалар. Без хатын аерудан да, алимент түләүдән дә курыкмадык
. Хәзерге чор ирләрнең нужа күрәсе килми. Ул үзенә күрә кызыгын тапкан. Ашарына бар аның. Әти-әнисе матур гына пенсия ала, шул җитә аларга. Авыл җирендә бәрәңгесе бар, ите үсеп тора. Елга бер тапкыр печән чабып кайтсаң, фураж алып кайтсаң, ашарына бар. Ә хатын-кыз мәсьәләсендә ул я Казанга барып күңел ачып кайта, ә авылның бер почмагында кияүгә чыга алмый интеккән, чыгасы килмәгән хатын-кызлар була.
Миңа калса, җәмгыятьтә бик-бик зыянлы тенденция бара. Коточкыч. Моны хөкүмәт карарлары белән хәл итеп булмый. Күпме генә карар чыкса да, ул кеше өйләнми инде барыбер. Аны хет өйләнмәгән өчен алиментка куй, салым түләт — юк. Заманында бала булмаган өчен салым бар иде бит. Аларны аның белән дә куркытып булмый. Түли алмый ул аны. Ул кредитын да түли алмый.
Халыкның нужа күрәсе килми хәзер. Аның рәхәттә генә йөрисе килә.
Үзегезгә нинди сорау бирелмәде дип саныйсыз һәм аңа ничек җавап бирер идегез?
Миңа соруларны бик күп биреп булыр иде. Ләкин мин «Сәламәтлегең ни хәл?» дигән сорауны гына бирдерер идем. Чөнки «Ни хәл?» дигәнгә, җиңелчә генә «Әйбәт», дип китәргә була бит.
Мин дөресен генә әйткәндә, үземнең язмышка таянып язам, үзем белгән вакыйгаларны файдаланып эшләргә тырышам. Мин үземнең малай туган елны, үләргә дучар ителгән кеше идем, миңа диагноз куйдылар үләсең дип. Уникенче больницага барып, картотекаларны карасаң, язма рәвештә расланган. Николай Островский кебек, Бехтерев авыруы синдә, син үләсең, күп булса кырык көн калган дип, миңа икеләтә укол ясадылар да, үләргә чыгарып җибәрделәр.
Ә мин оптимист кеше, шулай да минем ничәк үләсемне беләсем килде бит. Язып алдым мин бу диагнозны, катлаулы, сөяк белән бәйле инде ул. Күрәсең яшьтән сигез ел буе буровойда эшләп организмга, умыртка сөякләренә зыян китергәнмен инде. Хатынны җибәрдем медицина өлкәсендә тиешле китапны эзләргә. Табып алып кайтты ул шул калын китапны. Анда Европа врачларының тәҗрибәсе, дәвалау процессы, нинди диагнозлар барлыгы бирелгән. Шуннан таптым мин врач әйткән диагнозны. Карыйм, миңа туры килми. Мин бит беләм үземнең ничек авыртканымны. Хәзер мин бу китаптан эзләп үземә үзем диагноз куйдым, радикулит авыруы булып чыкты бу.
Бөтен китапны карап чыктым, массаж ясарга диелгән, ә врачлар миңа ярамый диделәр, параличланырга мөмкинсең диделәр. Ижевскидан хатынның апасы, бик көчле массажистка килде. Миңа массаж яса дим. «Мин бит Гиппократ анты биргән кеше, сиңа кагылырга ярамый», — ди бу. «Мин инде кырык биш көннән үләсе кеше, мине беркем сорамый бу ничек үлгән, дип», — дим.
Менә һичбер ялгансыз, җиде сеанс ясаганнан соң торып утырдым, эрим, биисем килә башлады. Шунан соң тагын икене ясады. Ә минем тегеләргә күренәсе килә.
Белешмә алырга баргач, мине дәвалаган врач югалып калды. Йозагын яба алмый, аннары янымнан сандаликлары белән шалтыр-шолтыр үтеп китәсе иде, мине танып кире борылды. «Кил әле, фамилияң ничек», — дип сорый, «Каримов», — минәйтәм. «Ничек син аякта», — дип кабинетка алып керде. Мин дәшмим. «Үзем дә радикулит белән чирлим», — ди «Сезнең кебек белгечкә бу авырумыни инде», — дим.
Оптимизм, мин үземә оптимизм телим, һәм «хәлең ничек» дигәндә, Аллага шөкер дим.
Мин җәяү йөрим икән эшкә, аны врачлар кушканга түгел, минем кәефем шуны кушканга йөрим. Мин хәрәкәт кешесе.
Майлы әйберләр ашыйм, чөнки буыннарга холестирин да керергә тиеш. Физик эштән соң, яисә зур мәҗлесләрдә организм күтәрсә йөз грамм җибәрергә мөмкинлек бар икән, нишләп җибәрмәскә.
Һәрвакытта да оптимист булырга кирәк. Бик зур көч бирә оптимизм. Мин үземә шуны телим, һәм һәр сорауга җавап та шушы тирә генә булыр.
Язучы-сатирик, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Әдһәм улы Каримов Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011), Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты(2004), Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты (2016), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.