Камил Исхаков: “Татар кешесе православ һәм католикны кочаклашырга мәҗбүр итте"
Болгар ислам академиясе алдында торган бурычлар, Казан Изге Ана иконасын Ватанга кайтару һәм үз кызының ислам юлына басуы турында “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков сөйләде.
"Әлеге авыр йөкне миннән башка тагын кем алсын, дип уйладым"
-Мин атеизм чоры кешесе. Әлбәттә, исламга килү минем өчен җиңел генә булмады. Ләкин без нәрсәгә дә булса ышанып яшәргә күнеккән – КПССка, безнең программаларга, төзегән идеалларыбызга. Соңыннан әлеге “кәнфитне” бездән тартып алдылар. Вакыт уза торды, ә нәрсәгә дә булса ышанасы килә.
Вафаты алдыннан әти улының намазга басуын күрергә теләде. Ул озак вакыт авыр хәлдә урын өстендә ятты. Нәтиҗәдә, мин әти янында намазга бастым һәм шул көннән алып мин исламда. Ислам миңа кечкенә вакытымнан ят түгел иде, чөнки әтинең әнисе безне догалар укырга өйрәтте. Шулай килеп чыкты: миңа - Россиядәге иң югары исемгә лаек булган, беренче класслы дәүләт киңәшчесенә, ислам белән дуслашырга туры килде.
- Дәүләт вазифасын башкарганда дин тотып булмыймы?
-Россия Федерациясе Конституциясенең 14 маддәсе нигезендә дин һәм дәүләт бер-берсеннән аерылган – без дөньяви дәүләт. Ләкин, шул ук вакытта һәр кешенең дин тоту хокукы каралган. Дөресен әйткәндә, миндә Болгар ислам академиясе президенты булу теләге бөтенләй юк иде. Мин бу вазифада үземне күрмәдем. Ә соңыннан Минтимер Шәриповичтан (Шәймиев – Т-и искәрмәсе) һәм Әсгать Әхмәтовичтан (Сәфәров – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе - Т-и искәрмәсе) шундый тәкъдим булды.
Мин узган бөтен тормышымны анализладым. Һәм әлеге авыр йөкне миннән башка тагын кем алсын, дип уйладым. Ни өчен ул авыр? Илне террорчылыктан һәм радикализмнан якларга кирәк. Чөнки безнең яшьләр чит илгә укырга китәргә мәҗбүр, анда аларны тиешенчә "эшкәртәләр". Нәтиҗәдә, алар үзгәреп кайта һәм безгә каршы коралга әверелә. Моның белән көрәшергә кирәк.
Шуңа күрә без Болгар ислам академиясен оештырдык. Бу ислам мәгарифенең иң югары дәрәҗәсе. Бездә докторантура, магистратура, бакалавриат һәм урта белем бирүче мәдрәсә бар.
Болгар ислам академиясе ректоры һәм директоры вазифалары бүленә. Ректор үз эшләре белән шөгыльләнә, мин - үз эшләрем белән. Болар җиңел түгел, чөнки тормышта барысы да кисешә, ләкин без мөмкинлекләр табабыз һәм аңлашабыз. Без куйган максатларга ирешербез дип уйлыйм.
-Бу проектның киләчәге нинди, ул тулы көченә эшли башладымы инде?
-Ул берникадәр хөрмәт казанды. Безгә инде 240 кеше гариза тапшырды. Алар - мәҗбүри рәвештә “комсомол юлламасы” бирелгән яки Диния нәзарәтеннән җибәрелгән кешеләр түгел. Алар үз теләкләре белән бездә укырга карар кылган. Бер урынга ике-өч кеше туры килде. Без имтиханнарны “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә биргәннәрне генә кабул иттек.
Хәзер академиядә 115 студент укый. Беренче курста – 58, икенче курста – 57 кеше. Без инде үз исемебезне булдырып киләбез. Ләкин бу әле “беренче карлыгачлар” гына, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәктер.
- Алга таба үсеш өчен нинди планнар корасыз? Яңа корпуслар ачарга җыенасызмы?
-Болар булачак, дип ышанам. Без һәр тарафтагы җәмгыятьләргә дин белгечләрен әзерләүне тәэмин итәргә тиешбез. Җәмгыятьләрнең үз Диния нәзарәте бар, аларда әзерлекле кешеләр эшләргә тиеш. Ләкин мөфти – фәннәр докторы, ә аның урынбасары – фән кандидаты булырга тиеш дигән документ юк. Әгәр мондый таләпләр булса, без һәр елга план төзер идек.
- Мондый документны кем кабул итәргә тиеш соң?
-Кызганыч, мондый орган юк. Бездә дәүләт һәм дин аерым. Дин өлкәсендә беркем дә турыдан-туры боерыклар бирә алмый. Шулай ук безнең исламда, православиедәге кебек берләштерүче орган юк. Православиедә вертикаль бар, Поместный собор (православ чиркәүләрнең иң югары идарә органы - Т-и искәрмәсе) хәл итә дә, бетте. Ә бездә алай түгел. Шуңа күрә күпме кеше әзерләгәнбезне белергә тиешбез.
Эш шунда: әгәр кеше чит илдә белем алган икән, Россиягә кайткач дипломын раслатырга тиеш. Әмма бездә әлегә чит ил дипломын кабул итүче һәм читтә алынган белем безгә туры килә, дип әйтүче орган юк.
- Ә Болгарда бу булачакмы?
- Мондый эшнең мәҗбүри рәвештә булуы мөһим. Ул әлеге мәсьәләдә генераль стратегиянең бер өлеше. Кызганычка, дини белем алып чыккан кешеләрнең иртәгәсе көнгә ышанычы юк, чөнки дөньяви белемнән аермалы буларак, дини белемнәрне куллану өлкәсе бик тар.
-Академиянең фәнни әһәмияте кайчан исбатланачак, дип уйлыйсыз?
-Яхшы сорау. Безнең бабаларыбыз 922 елда ислам кабул иткән. Һәм 1080 елда мәгърифәт йорты – “белем йорты” төзелгән. Ул Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек шәхесләрне тәрбияләгән. Болар инкыйлабка кадәр булган хәлләр. Хәзер, 1917 елдан башлап, 100 ел эчендә барысы да юкка чыкты. Минем мулла булган ике бабамны да Черек күлдә атып үтергәннәр. Әлбәттә, хәзер алар акланган, әмма факт – факт булып кала.
Әлегә безнең фәнни журналларда көчле мәкаләләр бастырырлык та мөмкинлекләребез юк.
Безнең максат: һичшиксез, халыкара уку йортлары белән бердәм килешүләр булдырырга һәм кешеләргә ике диплом бирергә. Кеше укып бетергәч, тагын кайдадыр барып йөрерлек булмасын. Шундый ук диплом алсын. Әгәр без бу адымга барып, фәнни потенциалыбызны үстерсәк, элеккеге белемнәребезне күтәреп тә фәнни байлыгыбыз бар, дип әйтә алачакбыз.
Болгар ислам академиясенең Попечительләр советы булачак
-Күптән түгел академиядә Сергей Кириенко булып китте (Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Т-и искәрмәсе). Ул нинди бәя бирде?
-Сергей Владиленовичның безгә килүе зур вакыйга булды. 2018 ел, гомумән, бик истәлекле.
Гыйнвар аенда безгә Россия Президенты Владимир Путин килде. Минем академия турында сөйләгәннәремне тыңлады. Бу мөһим вакыйга булды – сайлау алды, вакыты тыгыз, ләкин ул барыбер безгә килергә вакыт тапты. Чөнки Владимир Владимирович Болгар ислам академиясен оештыру башында торган кеше һәм бу хакта ул үз фикерен күп тапкырлар әйтте.
Сергей Владиленович урындагы эшләрне карау һәм соңыннан Попечительләр советы җыяр өчен килде. Киләчәктә безне шул эш тә көтә әле.
-Совет кайчан оештырылачак?
- Документларны кайчан эшләвебезгә бәйле. Аларның эчтәлеге Сергей Владиленовичны канәгатьләндерергә тиеш. Ул әлеге Совет рәисе булырга ниятли: карар кабул итеп, Советны җыячак һәм аны җитәкләячәк.
Ул Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле булганда да ислам мәсьәләләре белән шөгыльләнә иде. Сергей Владиленович безнең уку-яшәү комплексы һәм студентлар практика уза торган мәчет белән танышты. Барысын да дикъкать белән карады.
Без Санкт-Петербургтагы тәҗрибә буенча, үзебезгә автоматлаштырылган идарә системасын керттек. Хәзерге вакытта безнең ике аудитория автоматлаштырылган система белән җиһазланган. Моннан тыш, без бөтен академия белән идарә итү өчен “Галактика” автоматлаштырылган системасын урнаштырдык. Россиядә 50 югары уку йорты моны кертеп җибәрде инде. Бик кызыклы ул. Студент утыра да, уку программасының вариатив өлешеннән үзенә фәннәр сайлый. Система шунда ук мөгаллимнең буш вакыты һәм буш аудитория бармы-юкмы икәнен тикшерә. Шул рәвешле студент үзенә фәннәр сайлый һәм алар укытучының расписаниесенә языла. Болар бөтенесе дә автомат рәвештә башкарыла.
Чит илләрдә бу күптәннән файдаланыла инде. Сергей Владиленович барысын да күрде, безгә дөрес юлда булуыбыз өчен рәхмәтләрен әйтте. Ул бездә яшәү һәм укыту өчен тиешле шартлар булуын да аңлады. Дәресләрне карады, шулай ук югары бәя бирде. Безнең эшчәнлегебез дәүләт ихтыяҗларына җавап бирәчәген аңлап китте.
-Дәүләткә мөселман мәгариф үзәгенең чит илдә түгел, ә Россиядә булуы кирәкме?
-Әйе. Безнең яшьләрнең үзәк Россиядәге тыныч ислам нигезләренә өйрәнүе кирәк. Элек-электән без православие һәм иудаизм белән тынычлыкта яшибез. Россиядә безгә шундый ислам кирәк.
"Бу безнең халыкка кирәк иде"
- Сез Казан Изге Ана иконасын Казанга кайтару өчен көрәшкән кеше. Хәзер тарихи чиркәүнең торгызылуын күреп нинди хисләр кичерәсез?
-Бик күп хисләр кичерәм. Югыйсә, юктан бар булган идея иде. Аңлатып китәм. Мэр кабинеты тәрәзәләре урам якка чыга, урамда "Тәре йөреше" узганда барысы да: “Мэр, безгә иконаны кайтар”, - дип кычкыра. Бу хәл бер ел, ике ел кабатлана. Нәтиҗәдә, без утырдык та хат яздык. Ул Тышкы эшләр министрлыгы аша узып, Илчелеккә һәм алга таба шулай кирәкле җиргә барып җитәргә тиеш иде.
Ләкин хат бик җиңел юл белән генә Ватиканга – минем аркылы турыдан-туры Рим Папасына килеп эләкте. Ул аны укыгач, мондый кыю тәкъдимгә хәйран калды. Безгә “аудиенциягә килегез, үзегез белән биш кешене алыгыз”, дип хат язды. Мин ул вакытта биш кешелек нинди аудиенция икән дип уйладым. Минтимер Шәрипович янына бардым, делегация җыйдык та киттек. Безнең аудиенция планлаштырылган ун минут урынына 35 минут барды, соңыннан делегация әгъзалары керде, Рим Папасы аларга медальоннар тапшырды һәм без бергә фотога төштек. Менә шул.
-Нәрсә турында сөйләштегез?
-Сөйләшү гаять кызыклы булды. Мин мондый сөйләшүгә әзер түгел идем. Гәрчә, без килдек, кабатладык, кичләр буе утырдык. Католик чиркәү төзергә җир бирүем турында карар әзерләдем. Чөнки барысына да бирдек, ә аларга юк. Хәзер миңа акча бирер дә, тыныч кына төзербез һәм бу проблеманы хәл итәрбез дип уйладым. Әмма алай булмады.
- Ягъни без католикларга – чиркәү, сез безгә – икона бирәсез. Сез ниндидер сатулашу булыр дип уйлаган идегезме?
-Бу - сөйләшүне башлар өчен тема иде. Мин сөйләшүне башлагач, ул: "Сез миннән хәзер нәрсә сораганыгызны аңлыйсызмы?" - дип сорады. Аптырашта калдым, нәрсә әйтергә дип уйлыйм, мин бит атеист, кайбер нечкәлекләрне аңлап бетерми идем. Һәм миңа Аллаһы Тәгалә шундый сүзләр җибәрде - “Ваше Святейшество, мин ярый инде, сез чакырганга килдем. Ләкин мин сездән Казан Изге Ана Иконасын сорыйм, чөнки изге кешенең бурычы - икона кешеләргә күбрәк бәхет һәм шатлык китерсен өчен, аны табылган урынына кайтару".
Ул гаҗәпләнеп миңа карый, ул бит үзе гомере буе изге булырга омтылган, ә монда аңа ниндидер татар килеп, сезнең бурыч - иконаны кайтару, дип әйтә. Шунда ул инде башкача фикер йөртә башлады. Һәр биш минут саен камердинер кереп баса, ә ул аны һаман куа. Бу вакытта Ватикан мәйданында халык җыелган, һәм ул, гадәттәгечә, алар янына чыгып кулын болгарга тиеш булган икән. Урамда халык, ә без һаман утырабыз.
Шулай туры килде, ул бу мизгелдә дөрес җавап тапты, гомумән, үз тормышында иконаны бирергә әзер көн җиткән иде. “Сез борчылмагыз. Беркая да китми ул, минем өй янындагы чиркәүдә саклана. Мин аны һөҗүмнән соң сатып алдым, ул һәрвакыт минем белән. Аның күчерелмәсе минем бүлмәдә, машинада, бу миндә булган иң кыйммәтле әйбер”, - диде. Иконаны, ниһаять, биргәч һәм аның белән Россиягә биш кардиналны җибәргәч, ул үзе дә озак яшәмәде. Монда, мөгаен, ниндидер бәйләнеш бардыр.
Ул хәтта шундый әйбер уйлап чыгарды. Бездә бит аны кертмәделәр (чиркәүләр арасындагы каршылыклар аркасында), юкса ул аны күптән биргән булыр иде. Монголиядә биш католик яши, ул алар янына барганда Казанда тукталыш ясап, очкычта утырган килеш безгә иконаны тапшырырга теләде. Без аның янына кереп, иконаны алып чыккан булыр идек. Алай ул илнең чикләрен бозмаячак иде. Ләкин аңа тукталыш ясарга рөхсәт итмәделәр.
-Хәзер гыйбадәтханә яныннан узганда нинди хисләр кичерәсез?
-Гаделлек тантана итә. Бу безнең халыкка кирәк иде, чөнки ул безнең җирдә күбрәк файда китерә. Бу - мин ясаган нәтиҗә түгел, ә дин әһелләренеке. Мин моны алар янына берничә тапкыр килгәч күрдем. Биш кардинал иконаны алып килгәч, без аны Мәскәү Кремленең Богородица чиркәвендә кабул иткәндә аңладым. Литургия барган вакытта мин, мөселман кешесе, шәм тотып алты сәгать басып тордым. Безнең Алексий (Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы - Т-и искәрмәсе), шундый кодрәтле кыяфәттә, һәм теге биш кардинал кочаклаша, үбешә һәм шул иконаны тапшыра. Миңа моны карап тору бик күңелле булды. Татар кешесе православны һәм католикны кочаклашырга мәҗбүр итте!
"Толерантлык шушы эшләр аркылы күңелем аша үтте"
-Без дә бит Татарстанда толерантлык рухында тәрбияләнгән.
-Әлбәттә. Сез минем эшчәнлегем башланган чорларны искә төшердегез. Мин башлаганда, православлар килеп: “Бу чиркәүне безгә кайтар, андагы складны бетер”, - дип әйтәләр иде. Мин бинаны кире кайтару белән шөгыльләнергә тотынам. Барысын да хәл итәм, күчерәм, таныклык тапшырам. Бер көн үтә - минем янга мөселманнар җыелып килә. “Сез аларга бирдегез, ә нишләп безгә мәчетне бирмисез?” - диләр. Һәм менә шул вакыттан бирле мин һәрвакыт берьюлы ике объектны әзерләдем. Без синагоганы да беренчеләрдән халыкка кайтаручы булдык. Анда бит Укытучылар йорты урнашкан иде. Яһүдләрне җыйган идем: “Егетләр, мин сезгә җир бирәм, ата-бабаларыгыз төзегән кебек төзегез шунда”, - дидем. Мэр укытучыларга каршы барырга тиеш түгел бит. Уйлаштылар да: “Юк, Камил Шамильевич, бир”, - диделәр. Без бинаны кайтаргач, барысы да ничек яхшы булды, диделәр. Ягъни, әлеге толерантлык шушы эшләр аркылы күңелем аша үтте.
-Шәхси сорау. Сезнең кызыгыз Тереза җәмгыятьтә актив, танылган кеше иде. Ул бик зур чаралар оештырды, хәйриячелек белән шөгыльләнде. Инде ун еллап ул интервьюлар бирми, күз уңыннан югалды. Ул нәрсә белән шөгыльләнә? Ул шулай ук сезнең кебек дин юлына кереп киттеме?
- Бәлки, киресенчә, мин аның артыннан киттем. Ул күңеле һәм йөрәге белән миннән дә алдарак диндә инде. Һәм иң мөһиме, ул аны ниндидер мода артыннан куып яки башка шундый сәбәпләр белән эшләми, беркемне дә кабатламый. Бу аның күңел халәте белән бәйле. Ул һәрвакыт шундый булды, кечкенә чагында ук, алар дуслары белән балалар клубы оештырыр өчен йорт подвалында җир казыганнары истә. Аның хәзер тәрбиягә алган ун баласы һәм үзенең бер кызы бар. Сүз уңаеннан, оныгым күптән түгел генә кияүгә чыкты.