Камил хәзрәт Сәмигуллин яшүсмер кыз белән 29 яшьлек егетның никахы турында: "Ул кеше имам түгел иде"
Татарстан мөфтие мәктәп укучысының һәм яшь ир-атның никахына бәйле гаугага аңлатма бирде.
Татарстанның Чирмешән районындагы бер авылда 29 яшьлек ир-егет яшүсмер кыз белән никах укыткан. Бу хәлне хәзер хокук саклау органнары тикшерә. Моңа Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мөнәсәбәте турында “Татар-информ”га биргән интервьюсында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
- Камил хәзрәт, Чирмешән районында килеп чыккан хәлне ничек бәялисез?
- Без бу хәлне җентекләп өйрәндек. Быел минем беренче урынбасар Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кызның әти-әнисе белән очрашты. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча, “гаепсезлек презумпциясе” принцибы буенча, Рөстәм хәзрәт аларга белемле юрист сайлауда булышты һәм үгет-нәсихәт бирде. Ул балигъ булмаган кыз һәм гаепләнүче арасында җенси мөнәсәбәтләрнең ярамаган гамәл икәнен аңлатты.
ТР Диния нәзарәте мондый хәлләрнең киң җәмәгатьчелек алдында Исламның һәм мөселман өммәтенең абруена зыян салуына борчыла. Чөнки иртә никахлар практикасы күпчелек мәдәниятләрдә булса да, хәзерге заманда андый хәл юк.
Татарстанның имамнар корпусына ташланган нахак күләгә дә хафага сала. Гәрчә, тоткарланган вакытта, гаепләнүчегә Шәһадәтнамә – мөфтият тарафыннан дини эшчәнлек алып бару хокукы турында таныклык бирелмәгән.
- Шикләнелүченең гамәлләрендә гаеп күрәсезме?
- Суд карары чыкканчы аның гаепле булу-булмавы турында алдан нәтиҗәләр ясау дөрес түгел. Кызның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат белән сөйләшкән вакытта, ул хокук саклау органнары тарафыннан гаиләгә басым ясалуын әйтте. Әгәр бу шулай икән, гаепләнүчене этник яки дини билгеләре буенча стереотиплы кабул итү дә дөрес түгел дип саныйм.
Әмма безгә кызның хокуклары һәм мәнфәгатьләре беренче урынга куелырга тиеш икәне көн кебек ачык. Һәм бу хәл нинди генә юнәлеш алса да, вазгыять кызның файдасына үзгәрер дип өметләнәм. Аллаһ аны зәһәр телләрдән һәм явыз кешеләрдән сакласын һәм бу сынауны узарга түземлек бирсен иде. Безнең өчен ничек яхшы буласын бары тик Аллаһ кына белә.
- Никах укытырга теләүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Диндәшләребез мондый хәлләргә юлыкмасын һәм аларны акылсыз, уйланылмаган адымнардан саклау өчен, кисәү чарасы буларак, ТР мөселманнары Дини нәзарәтендә имам-хатыйблар тарафыннан гыйбадәт һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә бар. Документны рәсми рәвештә ТР Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзалары, барлык казыйлар һәм Татарстанның имам-мөхтәсибләре раслаган. Ул Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе нигезендә, шулай ук Россия законнарын исәпкә алып эшләнгән. Нигезләмәдә, аерым алганда, никах уздыру өчен яшь күрсәтелгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә рәсми аккредитация узган имам бары тик балигъ булганнарга гына мөселман никахын уздырырга хокуклы.
Шулай итеп, Шәһадәтнамә алу өчен 2013 елдан бирле даими укулар, квалификация күтәрү һәм аттестация узып килгән Татарстан имамнары өчен әлеге очракта белемнәр җитмәү мөмкин хәл түгел.
Мөселманнар мәнфәгатен кайгыртып, дини сораулар белән ТР мөселманнары Дини нәзарәтендә аттестация узган мөселман дине әһелләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.