Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган тел – газиз бабалар мирасы
Соңгы вакытта кайбер дин кардәшләребезнең туган телебезгә карата битарафлыгы аеруча ачык күренә: имеш, татар телен белү нәрсәгә кирәк. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә.
Туган телебездә олуг галимнәребез динебезнең төрле фәннәре (гакыйдә, фикһ, тәҗвид, сира, әхлак һ.б.) буенча китаплар язып калдырганнар, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бик матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Шуңа күрә танылган галим Миркасыйм Госманов (1934-2010) әйтеп калдырган: “Халыкның милли йөзен, милли рухын, милли төсмерен билгеләүче әйбер була һәм татарларда ул, иң беренче чиратта, китаплылык”.
Телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин. Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне, шул исәптән туган телебезне санга сукмау Аллаһка каршы килү була. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур.
Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк. Туган телебезне яхшы белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятебезне өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлыячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр.
Аллаһы Тәгалә барчабызга динебезне, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен!