Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт - 2
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.с.) бер догасында мәхәббәткә дан җырлана: «Әй, Ходаем! Үзеңнең һәм Сине яраткан башка кешеләрнең мәхәббәтеннән ташлама». Мәхәббәт ислам кыйммәтләре системасында аерым урынны били: ул Аллаһы Тәгаләгә карата хөрмәт билгесе булып тора. Аллаһы Тәгалә һәм Аның Пәйгамбәренә (с.г.с.) булган мәхәббәт һәр мөселман кешесенең күңелендә яши. Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә әти-әниебез һәм балаларыбызны, тормыш иптәшебез һәм дусларыбызны, дөньяны, яшьлекне, бөтен матур әйберләрне ярату хисен салып калдырган. Нинди генә ярату булмасын, әгәр Аллаһы Тәгалә хакына икән - ул мәңгелек.
Күп кенә кешеләр, теге дөньяны соңгы чик дип уйлап, үлемнән уттан курыккандай курка. Ә дингә ихлас күңелдән ышанган кешеләр өчен ул - пәйгамбәрләр, сәхабәләр, изгеләр... белән очрашу мөмкинлеге бирә торган нурлы бер дөнья. Бер сүз белән әйткәндә, ул - үзләренең чын күңелдән бирелгәнлекләре аркасында Аның мәхәббәтенә лаек булган Аллаһ коллары белән очрашу урыны.Тумыштан сукыр кешегә кызыл төснең нинди икәнлеген аңлавы кыен булган кебек, аларның мәхәббәт көченә төшенүе дә бик авыр. Һәм без аларны да яратабыз.
Без тумыштан ярата белмәсәк тә, дөньяга аваз салган көннән әти-әниләребезнең мәхәббәтен тоя алабыз. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга әти-әниебез аша алып килә. Шулар аркылы безнең хакта кайгырта һәм тәрбияли. Шуның нәтиҗәсендә әти-әниебезгә булган ярату хисе формалаша, ул картлык көнебездә аеруча ачык күренә: Аллаһ ризалыгы хакына һәм безгә тормыш бүләк иткәннәре өчен без алар турында кайгыртабыз. Шәфкать иясе Аллаһ болай дигән: «Аллаһ фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә хөкем итте вә әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен төшермә, аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!» (Исраил сүрәсе, 23 аять).
Кайчагында безгә әти-әни мәхәббәтен аңлавы кыен: ул безгә кайвакыт теңкәгә тиючән яки киресенчә, җитәрлек түгел кебек тоела. Әмма ата-аналардан башка берәү дә бер үк вакытта ярату һәм тәрбия бирүнең нинди зур вазифа икәнлеген белми. Еш кына ярату һәм тәрбия бер-берсенә каршы килә торган төшенчәләр кебек кабул ителә: без балаларны үз мәхәббәтебезгә каршы килеп тәрбиялибез яки аларны яратуыбыз аларга зыянга гына була. Ата һәм аның үзсүзле улы хакындагы бер хикәят сөйләп үтәсем килә. «Синнән юньле кеше чыкмаячак». Әти кеше әлеге сүзләрне күп мәртәбәләр кабатый һәм алар һәрвакыт улының йөрәгенә ук булып кадала. Күп еллар уза, малай мәктәпне тәмамлый һәм өйдән чыгып китә. Зур бер шәһәрдә университетка укырга керә, аны уңышлы тәмамлый, карьера ясый, хезмәт баскычы буйлап шәһәр башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әтисенең сүзләре күп еллар дәвамында аның күңелен рәнҗетеп торса да, нәкъ менә шулар аның уңышларына сәбәп була. Әмма эшендә югары үрләргә күтәрелсә дә, аңа шөһрәт яратучанлыгы һич кенә дә тынгылык бирми. Көннәрдән бер көнне ул күп еллар күрешмәгән, чәчләренә чал кергән әтисен үз янына чакырып китерә. Карт гаҗәпләнүдән телсез кала: аның улы – шәһәр башлыгы! «Ә син миннән кеше чыкмаячак дигән идең», - дип мөрәҗәгать итә ул әтисенә. «Әгәр кеше булсаң, әтиеңне яныңа чакырып китермәс идең», - ди карт. Әти-әниебезне бары тик Аллаһы Тәгалә хакына гына яратыйк һәм аларның хокукларын бозмыйк!
Балалар... Һәркем үз балаларын үзенчә ярата, әмма бу мәхәббәт һәрвакытта да риясыз булмый. Балалар – шәфкать иясе Аллаһның зур бүләге. Аның безгә вакытлыча тәрбияләргә ышанып тапшырган әманәте. Балаларны саклау, аларга карата йомшак мөгамәләдә булу, Аллаһ рәсүленең үгет-нәсихәтләре нигезендә тәрбияләү – безнең бурычыбыз. Ә ул болай дигән: «Атаның балага карата өч бурычы бар: дөньяга килгәннән соң яхшы исем кушу, Коръән укырга өйрәтү һәм балигъ булганнан соң өйләндерү яки кияүгә бирү».
Аллаһы Тәгаләнең тагын бер бүләге үзенә бертөрле наз, хис, хәтта кыюсызлык белән сугарылган. Бу – тормыш иптәшенә карата булган мәхәббәт. Үз хатыныңны, аның башка яхшы сыйфатларын күрмәмешкә салышып, еллар узу белән юкка чыгачак матурлыгы өчен ярату дөресме? Чынлыкта хатын-кызның бөтен гүзәллеге – аның йомшаклыгында, кайгыртучанлык күрсәтү сәләтендә, нәзакәтлелек һәм үзенә генә хас нәфислек пәрдәсе артына яшеренгән күркәм холкында бит. Күркәм холык – хатын-кызның иң сокландыргыч сыйфаты, ул вакыт узу белән тагын да ныграк ачыла. Әгәр тормыш иптәшенә карата мәхәббәт аның шәфкатьлелеге, әдәплелеге һәм ачыклыгына нигезләнгән икән, ул әлеге хисләрне җавапсыз калдырмау гына түгел, ә көчле мәхәббәтен дә бүләк итәчәк. Моңа алмашка ул җан тынычлыгы тәкъдим итәчәк... Нәфестән «бөркелеп чыккан» һәм хатын-кызның тышкы образына юнәлгән мәхәббәт аның гүзәллеге белән бергә сулачак, шуннан соң ике арадагы мөнәсәбәтләрне челпәрәмә китерәчәк. Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Хатыннарыгыз - сезгә, сез аларга кием, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез». (Бәкара сүрәсе, 187 аять). Әлеге сүрәдә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы аерым бер мөнәсәбәт бәян ителә, биредә «кием» сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Ул тигезлек, байлык, горурлык, яклау һәм җылылык төшенчәләрен үзенә сыйдырган.
Мәхәббәттән баш тартмагыз, аннан курыкмагыз. Шуны исегездә тотыгыз: нәрсәне генә яратсагыз да, сез бары тик Аллаһы Тәгалә һәм Аның ризалыгы хакына гына яратырга тиешсез.
Шулай ук укыгыз: Нинди хис соң ул мәхәббәт?