Камил хәзрәт Сәмигуллин: Корбан чалу – якының турында кайгырту
1 сентябрьдә дөньядагы барча мөселманнар ислам динендә бөек бер бәйрәм булган Корбан гаетен уздырачак. Күпләр бу көнне корбан чалуның бөтен мәгънәсе корбанга китерелгән хайванда дип саный. Әмма Коръән Шәрифтә әйтелгән: “Чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер”.
Бәйрәм каян килеп чыккан?
Корбан бәйрәменең барлыкка килүе бөек Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим (галәйһи сәлләм) һәм аның улы Исмаил (галәйһи сәлләм) белән бәйле. Хак Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәрне (галәйһи сәлләм) зур сынау белән сыный – бердәнбер угылын корбан итеп китерергә куша. Ибраһим Пәйгамбәр (галәйһи сәлләм), Аллаһка буйсынып, ул кушканны эшләргә җыенып кына торганда, тавыш ишетә: “Күңелеңә салу аша без сиңа күрсәтеп биргән әмерне икеләнмичә үтәргә булдың. Синнән шунысы җитә. Бу изге гамәлең өчен без синең сынавыңны җиңеләйтербез. Без әнә шулай үзебезгә итәгать иткәннәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (Коръән Шәриф, “ас-Саффат”, 105 нче аять). Бу галәмнәр Раббысы булган Аллаһның беркемнең дә корбанына мохтаҗ булмавын һәм инде әлбәттә кеше үлемен теләмәвен тагын бер кат исбатлый. Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә.
Корбан чалу кемгә тиеш?
Корбан чалу мөселманнарга Хиҗрәнең икенче елында бурыч итеп кертелде. Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалу түбәндәгеләр өчен вәҗиб:
1) Мөселман кешесе;
2) акылы сау булган;
3) балигъ булган;
4) ирекле;
5) юлчы булмаган;
6) нисаб күләмендә байлыгы булган.
Шулай да зәкят нисабыннан аермалы буларак, корбан нисабының (һәм фитр сәдакасы) үзенчәлекләре бар:
1) Байлыгы нисаб тутырырлык булганнан соң ай календаре белән бер ел узганын көтү мәҗбүри түгел.
2) Нисабны санаганда, алтын һәм көмештән кала, кыйммәтле ташлар да исәпкә алына.
3) Күчемсез милек, автомобиль, кием кебек мал-мөлкәт тә үзенең сату бәясе буенча исәпкә алына.
Нинди хайваннар корбан итеп чалырга яраклы?
1) Бер яше тулган бәрән һәм сарык (бер кешедән корбан ителә),
2) Ике яшькә җиткән үгез иясә буйвол (җиде кешедән корбан ителә ала),
3) Биш яше тулган дөя (җиде кешедән корбан ителә ала).
Шушы санап кителгәнәрдән кала башка бер төрле хайван да корбанга чалына алмый.
Корбан чалу ни рәвешле башкарыла?
Корбанны Корбан гаетенең беренче өч көнендә чалалар. Шулай да иң яхшысы - бу гамәлне бәйрәмнең беренче көнендә үк башкару. Төнлә корбан чалу мәкрух эш санала.
Хайванны “Бисмиллаһ, Аллаһу әкбәр” дип бугазлыйлар. Әгәр корбан чалучы бисмилласын махсус әйтми калдыра икән (онытып җибәрү аркасында түгел), корбан дөрес чалынмаган була, ул кабул ителми һәм чалынган хайванның итен ашарга ярамый.
Нәзер итеп әйтелгән корбан чалу вәҗиб була. Тик бу хайванның итен корбанны чалган кеше һәм аның якыннары-туганнары ашый алмый, шулай ук дин күзлегеннән караганда бай дип саналган кешеләргә дә ул тиеш түгел.
Балалар тугач моның өчен рәхмәт йөзеннән чалынган гакыйкә-корбан мөстәхаб була. Гакыйкә-корбан итеп, ир бала өчен – 1 яки 2 бәрән, кыз бала өчен 1 бәрән чалалар. Мондый корбан итен һәркем дә ашый ала.
Ашарга яраксыз хайваннар: дуңгыз, ерткычлар (мәсәлән, арслан), ерткыч кошлар (мәсәлән, тилгән), күңел кайтаручы хайваннар (мәсәлән, күсе), диңгез хайваннары (балыклардан кала), шулай ук шәригать кушканча чалынмаган һәм үз үлемнәре белән үлгән хайваннар.
Аллаһы Тәналә изге гамәлләребезне кабул кылсын!
Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы аермалыкларны җуя, аларны бер-берсенә якынайта һәм араларындагы дуслык-татулыкны ныгыта, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар яхшы һәм изге гамәлләр кылырга тырышалар, хәер өләшергә ашыгалар, һәм мохтаҗларга корбан ите таратып, аларны сөендерәләр.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте исеменнән һәм үз исемемнән барлык мөэмин-мөселманнарны якынлашып килүче бөек бәйрәмебез – Корбан гаете белән чын күңелемнән котлыйм! Бу гүзәл бәйрәм мөбарәк булып, һәр йортка шатлык, тынычлык, иминлек һәм Аллаһ Тәгаләнең хәер-фатыйхасын китерсен иде. Раббыбыз барлык кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларыбызны күбәйтеп, ике дөньяда да үзенең чиксез рәхмәте белән шатландырсын иде!
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИМАН НӘРСӘ УЛ?
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ДҮРТ ӨЛКӘН ФӘРЕШТӘ БАР
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИЗГЕ КИТАПЛАРГА ИНАНУ – ИМАННЫҢ ӨЧЕНЧЕ БАГАНАСЫ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ПӘЙГАМБӘРЛЕК – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН БҮЛӘК
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: НАМАЗ – ҖӘННӘТ АЧКЫЧЫ УЛ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ГАЕТ ҺӘМ ҖОМГА – БӘЙРӘМ ХИСЕ БЕЛӘН УКЫЛУЧЫ НАМАЗЛАР
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ХАҖИЛАР – АЛЛАҺНЫҢ КУНАКЛАРЫ