Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Кеше Аллаһның барлыгына ышанмый икән, аннан куркырга кирәк”

Динне фән буларак өйрәнә башласаң, күп сораулар туа. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин узган атнада мөселман яшьләре белән очрашып, сорауларның берничәсенә җавап бирде.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Кеше Аллаһның барлыгына ышанмый икән, аннан куркырга кирәк”

“Нишләп "дөньяви" белән "атеизм" күренешен бер итәләр?”

Беренче сорау. Бүген дин популярлашамы?

Җавап. “Мин мәктәптә укыганда, 2000 елларда, бер хәл булган иде. Бер кызның битен, яулык бәйләп йөргәне өчен, пычак белән кискәләделәр. Бу хәл Казанда булды. Элек бер дә җиңел түгел иде. Мөселман хатын-кызына паспорттагы фотосында яулыктан булырга рөхсәт ителсен өчен, сигез суд үтәргә кирәк булды. Бүген курыкмыйча яулык киеп йөрү - җәмгыять тырышлыгы нәтиҗәсе”, - ди хәзрәт.

Камил хәзрәт фикеренчә, дөньяви ил - ул дини булмаган ил түгел, ә һәр дингә дә хөрмәт белән карый торган ил. "Минем өемдә Шамаил эленеп тора, ә күршемдә - тәре. Без бер-беребезгә тимибез. Ләкин торак йортның уртак коммуникацияләре торышы һәр фатирга кагылган кебек, гомуми дини проблемалар дә җәмгыятебезнең уртак мәсьәләсе булып тора. Нишләп "дөньяви" белән "атеизм" күренешен бер итәләр? Аңламыйм", - ди ул.

Ул шулай ук кеше тормышында һәм җәмгыятьтә иманның әһәмияте турында да фикер белдерде. "Әгәр кеше Аллаһның барлыгына ышанмый икән, аннан куркырга кирәк, чөнки ул гөнаһ кылырга курыкмаячак. Өстәвенә намусы да булмаган очракта, җинаять кылудан кешене полиция яисә видеокамералар гына саклый ала. Ягъни кешенең аңында һәм калебендә "эчке" полицейский булмаса, аны тере полицейский гына тотып кала ала", - дип сөйләде баш мөфти.

“Эшләгән эшебез Аллаһның барлыгын оныттырмаска тиеш”

Икенче сорау. Мөселманга музыка тыңларга ярыймы?

Җавап. “Смартфон безнең вакытыбызны ала. Кеше көненә җиде-сигез сәгать телефон куллана. Әгәр дә ул җиде-сигез сәгать Көръән укыса, ул изге китабыбызны яттан сөйләүче булыр иде. Шуны аңларга кирәк: эшләгән эшебез Аллаһның барлыгын оныттырмаска тиеш. Әгәр музыка сине Аллаһка якынайта икән, тыңларга ярый. Әгәр музыканы тыңлагач, клубка бару, спиртлы эчемлекләр куллану теләге уяна икән, тыңларга ярамый”, - ди хәзрәт.

Камил хәзрәт әлеге сорауга төгәл җавап биреп булмаганын әйтте. “Бу бәхәсле сорау. Һәр кеше үзе өчен өстенлекләр билгеләргә тиеш. Музыка тыңлаудан файда бармы? Минемчә, юк. Әгәр синең берәр гамәлдә шигең бар икән, аны эшләмә, дигән сүзләр бар. Шик булмаганны, кыл. Бер галимнән: “Нишләп телевизор карамыйсыз?” - дип сораганнар. “Мин телевизор карамыйм һәм мин нәрсә югалттым? Ә син телевизор карыйсың, син аннан нәрсә алдың?!” – дип җавап биргән”, - дип мисал китерде мөфти.

“Телефоннан укылган Көръәннең файдасы, бәрәкәте бар”

Өченче сорау. Көръәнне смарфоннардан укырга ярыймы?

“Мин гел нәрсәдер укырга тырышам. Башта бер сорауга җавап табыйк: дин китапларын тәһәрәтсез укырга ярыймы? Соңгы укыган китабымда әлеге сорауга җавап бар. “Һәр китапны тәһәрәт белән укырга кирәк, савап алырсың”, - дип язган автор. Көръәнне тәһәрәтсез тотарга ярамый. Программаларга килгәндә, гомумән, башка сорау. Смартфоннар вакытыбызны ала. Мин үземнең телефондагы бөтен программаларны юк иттем”, - ди хәзрәт.

Хәзрәтнең өстәлендә телефон ята иде. Ул, аны кулына алып, ачкач, экранда Көръән чыкты.

“Үзем белән алдым, чөнки аятләрне искә төшерергә кирәк булыр, дидем. Минем телефонымда кирәкле 6-7 программам бар. Үземдә бер гадәт күрә башладым: сәгать карарга дип смартфонны кулга алам да, хат килгәнен күргәч, аңа җавап бирәм. Ә сәгатьне карарга онытам, һәм янәдән телефонны кулга алырга туры килә. Шуңа күрә кул сәгате кирәк”, - ди мөфти.

Төп сорауга әйләнеп кайтып, ул телефонда укылган Көръәннең дә файдасы булуын әйтте. “Әйе, телефоннан укылган Көръәннең дә файдасы, савабы бар, ләкин дини китапны тәһәрәт белән укырга кирәк. Китапка хөрмәт белән карарга кирәк”.

Шулай ук Камил хәзрәт Көръән өстенә башка әйбер куярга ярамаганын әйтте. “Көръән китабы өстенә тарих китабын яисә, әйтик, пәрәмәч куярга ярамый. Көръән иң өстә булырга тиеш. Әлеге китапка карата хөрмәтебез – дингә булган хөрмәтебез. Көръәнне бер очракта гына тәһәрәтсез укырга ярый: яттан укыганда. Шуны истә калдырыгыз: Көръәнне тәһәрәтсез кулга да алырга ярамый. Әгәр дә дини китапның тышлыгы булса, тәһәрәтсез аны күчерергә була, ләкин укырга бер очракта да ярамый. Бу кагыйдә дини китапларның барысына да кагыла”, - ди хәзрәт.

“Тәфсир – Көръән түгел”

Дүртенче сорау. Көръәнне татарча укырга ярыймы?

Җавап. “Тәфсир – Көръән түгел, ул бары тик аның аңлатмасы гына. Көръән бары тик гарәп телендә генә бар. Намазыбызны да гарәп телендә укыйбыз. Гарәп теле – иң чиста телләрнең берсе. Көръәннең тәрҗемәсен, аңлатмасын тәһәрәт белән уку бәрәкәт кенә бирә”, - ди хәзрәт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100