Камил хәзрәт Сәмигуллин: Изге китапларга инану – иманның өченче баганасы
Иман барлыгы 6 баганадан гыйбарәт, шуның өченчесе – Изге китапларга инану.
Изге язмалар дигәндә, пәйгамбәрләргә иңдерелгән китаплар һәм сухуфләр (битләр) күздә тотыла. Зәбүр, Инҗил һәм Коръән телдән иңдерелгән һәм шуннан соң гына кәгазьгә төшерелгән, Тәүрат исә Муса галəйһиссəламгə әзер язма рәвешендә иңдерелгән. Коръән – Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) иңдерелгән соңгы Изге китап.
Җəбраил галәйһиссәлам аша пəйгамбəрлəргə иңдерелгəн сухуфлəр (битләр) һəм китаплар – 104.
Шуларның 100е түбәндәге пәйгамбәрләргә иңдерелгән:
− 10 сухуф – Адəм галəйһиссəламгə عليه السلام .
− 50 сухуф – Шис галəйһиссəламгə عليه السلام.
− 30 сухуф – Идрис галəйһиссəламгə عليه السلام.
− 10 сухуф – Ибраһим галəйһиссəламгə عليه السلام.
Изге язмаларның дүртесенә «Илаһи китаплар» дигән исем бирелгән һәм алар түбәндәге пәйгамбәрләргә иңдерелгән:
− Тәүрат – Муса галəйһиссəламгə عليه السلام.
− Зәбүр – Давыд галəйһиссəламгə عليه السلام.
− Инҗил – Гайсә галəйһиссəламгə عليه السلام.
− Коръән – Мөхәммәд галəйһиссəламгə ﷺ.
Коръән 610 елда Рамазан аеның егерме җиденче төнендә Хира тавында иңдерелә башлый. Коръән иңдерелү 22 ел 5 ай 14 көн дәвам итеп, 632 елда төгәлләнә һәм әлеге вакыт аралыгы «Тәнҗимүл-Коръән» дип атала.
Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзләре ул. Әбү Бәкер رضي الله عنهم идарә иткән чорда ул китап итеп тупланган, ә Госман رضي الله عنهم хакимлек иткән дәвердә күбәйтеп таратылган.
Коръәндәге аерым өзекләр аять дип атала. Бер фикер буенча, Коръән 6666 аятьтән гыйбарәт, әмма бу ышандырмый. Дөреслеккә туры килә торган фикер буенча, Коръәндә барлыгы 6236 аять бар. Ни өчен Гайшә رضي الله عنهم риваяте (анда 6666 аять хакында сүз бара) 6236 аять турындагы гомуми фикергә каршы килә соң? Моның җавабы гади: Гайшә رضي الله عنهم куфи галимнәре исәпләмәгән 127 аятьне, укылмый торган 66 аятьне, 112 бисмилланы, шулай ук фәрман һәм тыюлар турындагы бер-берсен кабатлый торган 125 аятьне (6236+127+66+112+125=6666) санамаган.
Коръәндәге бүлекләр сүрә дип атала. Изге китапта 114 сүрә бар.
Коръән барлыгы 604 биттән гыйбарәт. Һәр егерме бит аерым кисәкне тәшкил итә һәм ул җүз дип атала. Шул рәвешле, Коръән 30 җүздән тора.
Биш биттән гыйбарәт җүз хизб дип атала.
Коръәндә 14 сәҗдә аяте бар (җүз, хизб, шулай ук сәҗдә аятьләренең башы махсус тамгалар белән билгеләнә).
Изге китапның башка телләргә тәрҗемәсе Коръән дип атала алмый.
Коръәннең аңлатмалы тәрҗемәсе – «тәфсир», ә аңлатма бирүче кеше «мөфәссир» дип атала.
Коръәннең беренче сүрәсе – «Әл-Фатиха».
Коръәннең соңгы сүрәсе – «Ән-Нәс».
Беренче булып иңдерелгән сүрә – «Әл-Галәк» (беренче биш аять).
Коръәннең иң озын сүрәсе – «Әл-Бәкара».
Коръәннең иң кыска сүрәсе – «Әл-Кәүсәр».
«Әл-Гаср» һәм «Ән-Наср» да Изге китаптагы иң кыска сүрәләр рәтенә керә.
«Әл-Ихлас» сүрәсе Коръәннең өчтән бер өлешенә тигез.
Коръәннең «йөрәге» – «Йәсин» сүрәсе.
«Аятелкөрси» – «Әл-Бәкара» сүрәсенең 255 аятен үз эченә ала.
Мәккә сүрәләре – пәйгамбәрлекнең Мәккә чорында иңдерелгән сүрәләр.
Мәдинә сүрәләре – пәйгамбәрлекнең Мәдинә чорында иңдерелгән сүрәләр.
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИМАН НӘРСӘ УЛ?
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ДҮРТ ӨЛКӘН ФӘРЕШТӘ БАР
Дәвамы бар.