Камил хәзрәт Сәмигуллин: Хаҗилар – Аллаһның кунаклары
Бүген без Казаннан көн саен уннарча һәм йөзләрчә мөселман кешесенең Согуд Гарәбстанына юл тотуын күрәбез. Аларның максаты - сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм туып үскән һәм Ислам динебез тарала башлаган җирләргә бару.
Мөселманнар хаҗга күңелләрендә шатлык һәм рухи дулкынлану хисе белән юнәлә. Шул ук вакытта, матди яктан мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булган һәр мөселман кешесе үз гомерендә бер мәртәбә булса да Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылырга тиеш.
Мөселманнар өчен изге булган Мәккә һәм Мәдинә җирендә хөкем сөргән рухи мохит хаҗиларга җан тынычлыгы бирә. Хаҗ кылганда кеше үз күңелендә Аллаһка карата юашлык, сабырлык, тәкъвалык хисләре кичерә, һәм һәр кылган гыйбадәте өчен ул зур саваплар ала.
Рәсүлебез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Әл-Хәрәм мәчетендә намаз кылу гади мәчеттә укылган 100 намазга тиң. Минем мәчетемдә намаз кылу (Мәдинәдәге Ән-Нәбави мәчете) 1 мең намазга тиң” (Ибн Мәҗи, Икамәт, 195, №1406). Шулай да Аллаһ Тәгалә кабул иткән хаҗ өчен иң зур әҗер-савап - Аның ризалыгы һәм бөтен гөнаһларны кичерүе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Аллаһ хакы өчен хаҗ кылган, һәм начар сүзләрдән һәм мөнәсәбәтләрдән тыелган кеше анасы бу дөньяга китергән көнне ничек чиста-пакъ булса, хаҗдан шулай чистаранып кайтыр” (Әл-Бохари, «Хаҗ», 4).
Исламның биш баганасының берсе булып торган хаҗ Һиҗрәнең 9нчы елында фарыз ителгән. Хаҗ – елның билгеле бер көнендә билгеле бер урыннарга барып, тиешле гамәлләрне үтәү.
Хаҗ кылу кемгә фарыз?
1) Мөселман кешесенә;
2) акылы сәламәт булган;
3) балигъ булган;
4) ирекле булган;
5) юл чыгымнарын күтәрерлек һәм үзе хаҗ сәфәрендә вакытта гаиләсен туендырып торырлык байлыгы булганнарга.
Хаҗ кылу шартлары:
1) тән сәламәтлеге;
2) юлның куркынычсыз булуы;
3) хаҗ кылу өчен каршылыклар булмавы (мәсәлән, сак астына алыну);
4) хатын-кыз хаҗны мәхрәм ир-ат белән бергә үти ала.
Дәвалап булмый торган авырулы кеше хаҗга үзе урынына башка берәүне җибәрә ала.
Хаҗ сәфәренә чыгарга ниятләгән кеше, беренче чиратта, үзенә хәләл керем булдырырга тиеш. Әҗәтләре калган очракта, аларны кайтарырга кирәк. Шулай ук хәтерләрен калдырган, рәнҗеткән кешеләреннән кичерүләрен сорарга, гайбадәттә булган бурычларын мөмкин кадәр түләп бетерергә, кылган гөнаһлары өчен тәүбә кылырга, шул рәвешле, үзен бу сәфәргә матди яктан да, рухи яктан да әзерләргә тиешле.
Хаҗ айлары – Шәүвәл, Зөлкагъдә һәм Зөлхиҗҗә. Шушы вакыт эчендә (70 көн дәвамында) кеше ихрамга керә ала. Хәрәм җирнең чикләренә – микатка, ягъни ихрамга керү урынына килеп җиткәч, госел коенырга кирәк, чөнки ихрамга кергәч тырнак кисәргә яки чәч алырга ярамый. Ир-атлар тегелгән кием яки аяк киеме кия алмаслар, шулай ук исле майлар һәм сабын кулланырга ярамый, башны каплау, хайван яки кош аулау, чирәм яки үсемлекләрне кисү, йолку, җенси мөнәсәбәтләргә керү дә тыела. Ихрамда булган вакытта кем беләндер бәхәсләшү, әрләшү, кемгәдер уңайсызлыклар тудыру да ярамый торган гамәлләрдән санала.
Бер хәдистә әйтелгән: “Камиллек белән үтәлеп, кабул булган хаҗ өчен җәннәттән башка әҗер булмас”.
Аллаһы Тәгаләгә шөкер, бүген Татарстан мөселманнарының хаҗ кылырга мөмкинлекләре бар. Чын күңелемнән безнең хаҗиларыбызның туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телим. Аллаһ аларның хаҗларын һәм изге догаларын кабул кылсын иде.
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИМАН НӘРСӘ УЛ?
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИСЛАМ ДИНЕНДӘ ДҮРТ ӨЛКӘН ФӘРЕШТӘ БАР
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ИЗГЕ КИТАПЛАРГА ИНАНУ – ИМАННЫҢ ӨЧЕНЧЕ БАГАНАСЫ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ПӘЙГАМБӘРЛЕК – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН БҮЛӘК
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: НАМАЗ – ҖӘННӘТ АЧКЫЧЫ УЛ
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: ГАЕТ ҺӘМ ҖОМГА – БӘЙРӘМ ХИСЕ БЕЛӘН УКЫЛУЧЫ НАМАЗЛАР