Камчатканың элекке губернаторы үлгән
1991-2000 елларда Камчатканың губернаторы булган Владимир Бирюков үлгән, дип хәбәр итә «КамИНФОРМ».
Владимир Бирюков бик катлаулы чорда губернатор булып эшли башлады, край үсеше өчен зур өлеш кертте, диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Владимир Афанасьевич Бирюков 1933 елда Әстерханда туган. Балык сәнәгате институтын тәмамлагач, Камчаткага җибәрелгән. Балык хуҗалыгы өлкәсендә, аннары партия эшендә булган.
Инде губернатор вазифасыннан киткәч, 2004 елда Камчатканың мактаулы гражданины дип табылган.