Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камчаткада һәлакәткә очраган самолетның экипажы да, пассажирлар да үлеп беткән

Ан-26 самолеты Петропавловск-Камчатский - Палана рейсы буенча очканда һәлакәткә очрый.

news_top_970_100
Камчаткада һәлакәткә очраган самолетның экипажы да, пассажирлар да үлеп беткән
https://pixabay.com

Бүген Камчаткада һәлакәткә очраган АН-26 самолетының экипаж да, пассажирлары да үлгән. Бу турыда санавиациягә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Росавиация белешмәсе буенча, самолет калдыкларын Палана бистәсе аэропортыннан 4-5 км ераклыкта тапканнар. Ул утырырга маташканда фаҗига булуы ихтимал, дигән Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов.

Ан-26 самолеты Петропавловск-Камчатский - Палана рейсы буенча оча. Бортта 28 кеше, шул исәптән ике бала, алты экипаж әгъзасы була.

Очып киткәч, ун минутта ул радарлардан югала.

Пассажирлар, туган елы:

  1. Артем Т., 2004
  2. Константин Лаптев, 1977
  3. Ольга Устимова, 1988
  4. Михаил Кудашкин, 1987
  5. Петр Аяни, 1984
  6. Анастасия Попель, 1981
  7. Александр Каримулин, 1979
  8. Мария Нестерова, 1952
  9. Алена Лисичкина, 1987
  10. Мария Широкова, 1999
  11. Александр Андрейкин, 1977
  12. Ольга Андрейкина, 1974
  13. Ольга Мохирева, 1979
  14. Евгений Левицкий, 1983
  15. Иван Сивак, 1986
  16. Екатерина Поникарова, 1990
  17. Евгений Нестерук, 1986
  18. Юрий Столяров, 1984
  19. Юлия Суровцева, 1977
  20. Сергей Бояршин, 1953
  21. Татьяна Майорова, 1990
  22. Алиса Х., 2014

Экипаж:

  1. Александр Анисимов, 1993
  2. Рюстем Завгаров, 1956
  3. Иван Неверов, 1990
  4. Дмитрий Никифоров, 1986
  5. Владимир Садиев, 1972
  6. Ирина Середа, 1982

РИА Новости белешмәсе буенча, самолет кыяга бәрелгән булуы ихтимал. "Ан-26 самолеты ярдагы кыяга бәрелгән, аның калдыклары диңгезгә төшкән булуы ихтимал", - дип сөйләгән Камчатка авиация предприятиесе директоры урынбасары Сергей Горб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100