news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камчаткада аю ике яшүсмергә ташланып, берсен үтергән

Камчатка краеның Мильковский районында аю ике яшүсмергә ташланган. Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләрнең берсе һәлак булган. Аюны исә аучылар атып үтергән, дип яза ТАСС.

news_top
Камчаткада аю ике яшүсмергә ташланып, берсен үтергән
"Дүшәмбе көнне Лазо авылыннан ерак түгел аю 13 һәм 15 яшьлек яшүсмерләргә ташланган. Алар судан кайтып бара торган булган. Малайларның кечерәге качып котылган һәм килеп чыккан хәл турында якындагы өйдә яшәүчеләргә җиткергән. Өлкәнрәге исә һәлак булган", - диелә хәбәрдә. Җанварны аучылар атып үтергән.

Мильковский районы Камчатка ярымутравының көньяк өлешендә урнашкан. Анда 10 меңгә якын кеше яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар