news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камчаткада күзәтүләр тарихында иң көчле җир тетрәү булды

news_top
Камчаткада күзәтүләр тарихында иң көчле җир тетрәү булды
видеодан скриншот

Камчатка краенда җир тетрәү – төбәктәге күзәтүләр башланганнан бирле иң көчлесе, – дип белдерде Камчатка губернаторы Владимир Солодов үзенең Telegram-каналында. Бу турыда РИА Новости яза.

«Бу – инструменталь күзәтүләр дәверендә иң көчле җир тетрәү, магнитудасы 8,8 тәшкил итте. Афтершоклар (кабаттан җир тетрәүләр) давамлы һәм даими булыр дип фаразлана», – дип язды ул.

Солодов халыкка тыныч булырга, паникага бирелмәскә чакырды. Ул оператив хезмәтләрнең көчәйтелгән режимда эшләвен белдерде һәм халыкны бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына ышанырга өндәде.

Бәла-каза турында билгеле булган мәгълүматлар:

  • Җир тетрәү Камчатка ярымутравы ярларында булган, ул 1952 елдан бирле теркәлгән иң көчлесе булып санала.
  • Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 4 метр биеклегендәге цунами дулкынын теркәгән.
  • Төньяк Курил шәһәрен су баскан, анда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
  • Ярымутраудагы бер балалар бакчасында стена җимерелгән. Бина эчендә кеше булмаган.
  • Камчатка Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, зыян күрүчеләр бар, әмма барысының да хәле канәгатьләнерлек, авыр җәрәхәтләр юк.
  • Бер ай дәвамында кабат җир тетрәүләр (афтершоклар) булу ихтималы бар, аларның магнитудасы 7,5кә кадәр җитәргә мөмкин.
  • Камчаткада инде 2-5 балл көчендә 30 җир тетрәү теркәлгән.
  • Цунами куркынычы Япониянең бөтен көнчыгыш яр буйларында диярлек, шулай ук АКШның Аляска, Калифорния һәм Орегон штатларына да игълан ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар