Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөселманнарга камбала балыгын ашау турында аңлатты. Бу турыда ул Ютуб каналында сөйли.
«Безнең динебездә бөтен балык, әгәр диңгездә, суда яши икән – барысы рөхсәт ителгән. Әгәр ул суда да, җирдә дә йөри икән – бу шикле әйбер. Аны ашау тыелган.
Бөтен балык – җәен, чуртан булсын – барысы рөхсәт итегән. Камбала балыгы җирдән йөрми икән – аны да ашарга ярый», – ди хәзрәт.