Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«КамАЗ» заводында эшләүчеләргә «Москвич»ларны 830 меңгә арзанга сатарга җыеналар, әмма...

news_top_970_100

«КамАЗ» хезмәткәрләренә «Москвич»ның яңа модельләрен 320-830 мең сумга арзангарак сатарга җыеналар. Әмма бер шарт бар: хезмәткәр киләсе 10 елда эштән китәргә җыенмаска тиеш.

Мондый суммалар автосалоннарда завод эшчеләре өчен корпоратив ташламадан һәм компаниядә тотрыклы эшләүче эшчеләргә каралган субсидияләрдән тора. Мондый карарны «КамАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм компаниянең профком рәисе Илдар Шамилов имзалаган.

«КамАЗ»дан машинага акча алган белгеч предприятиедә 10 ел эшләргә бурычлы булып кала. Алынган акчалар хезмәт хакыннан тотып калынмаячак, 10 ел эчендә эшче эшеннән китсә, ташлама итеп алынган сумма субсидия, шартлы рәвештә әйткәндә, өлешчә заемга әвереләчәк, дип аңлата «Вести КамАЗа».

Яңа «Москвич»ка субсидия алу өчен, «КамАЗ»да ким дигәндә 6 ай стаж кирәк. 31 яшьтән яшрәкләргә тагын 2 процент өстәлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100