news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Камаз"га бәрелеп, "Лада"ның түбәсе киселеп чыккан, яшь йөртүче һәлак

Бәрелешкәннән соң, «Лада Калина» юл кырыена чыгып очкан.

news_top
"Камаз"га бәрелеп, "Лада"ның түбәсе киселеп чыккан, яшь йөртүче һәлак
Башкортстанда Карамалы районындагы юл һәлакәте турында «Башинформ» хәбәр итте.

Уфа-Оренбург
юлының 49нчы чакырымында «Лада Калина» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе Оренбургтан Уфа ягына барганда шул ук якка баручы һәм борылыш ясаучы «Камаз» белән бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, «Лада Калина»ның түбәсе киселеп чыккан һәм машина юл кырыена чыгып очкан. «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак булган. Аның 18 яшьлек пассажиры имгәнгән.

«Камаз» йөртүче 59 яшьлек Татарстан кешесенә зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар