
Белово шәһәрендә Honda Accord җиңел автомобиле «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә 5 кеше һәлак булган. Бу хакта 4 августта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кемерово өлкәсе – Кузбасс буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.
«Якынча мәгълүматлар буенча, Honda Accord автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл кырыенда туктап торган «КамАЗ»га бәрелгән. Җиңел автомобильдәге 5 кеше һәлак булган», – диелә Эчке эшләр министрлыгының Telegram-каналында.
Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы пассажиры да имгәнгән, аны хастаханәгә китергәннәр.
Һәлакәт урынында белгечләр эшли. Хокук саклаучылар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.