Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрының элеккеге актрисасы Нәфисә Хәйруллина: «Язмыш үзенекен эшләде»

news_top_970_100
Камал театрының элеккеге актрисасы Нәфисә Хәйруллина: «Язмыш үзенекен эшләде»
Фото: Видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның кызы, татар сәхнәсендә сенсация булган «Курчак туе»ның героинясы, театрдагы уңышлы карьерасын хатын-кыз бәхетенә алыштырган Мәскәү кунагы Нәфисә Хәйруллина «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта булды. Тапшыруның алып баручысы Лилия Кадыйрова аның гаилә тормышы белән кызыксынды.

Син, Эмиль Талипов һәм сезнең яшьтәш башка өметле артистлар өлкән буын кебек гомер буе уйнарсыз да, аннары пенсиядән соң 1-2 ел уйнарсыз да, аннары сезне тамашачы алкышларга күмеп, зур иҗат кичәсе белән озатыр, дип уйлый идем. Ләкин син кинәт кенә, иҗатыңны ташлап, Мәскәүгә күченеп киттең. Үлеп гашыйк булу булдымы ул?

– Әйе. 20 яшемдә мин дә синеңчә, соңгы сулышыма кадәр театрда эшләрмен, дип уйлый идем. Әмма язмыш үзенекен эшләде. Мәхәббәт. Мин гашыйк булдым. Бала табасым килде. Ирем әйбәт кеше булып чыкты. Минем андый әйбәт кешене күргәнем юк иде. Итагатьле, йомшак, мине ярата.

Ничек таныштыгыз, мәхәббәт тарихын сорыйсы килә. Сез икегез дә иҗат кешеләре...

– Кинопродюсер, үзенең компаниясе. Ләкин бу – миңа кагылышлы түгел, миңа рольләр килми, тими. Кызганычка.

Ни өчен?

– Бәлки, ул мине күбрәк хатын итеп, баласының әнисе итеп күрә. Көнләшәдер бераз, ләкин күрсәтми.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 6 май 2025
    Исемсез
    Бу бит тапшырудан бер өзек кенә. Тапшыруның тулы варианты бик яхшыдыр бәлки.
  • 6 май 2025
    Исемсез
    Нэфисэ белэн энгэмэ яхшы килеп чыкмаган.Сораулар да,жаваплар да анын тормышын тулысынча ачмаган.Барысы да остэн-остэн генэ.Унышсыз тапшыру
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Язма кызыклы түгел. Эчтәлексез диярлек. Әнисе турында берәр якты истәлек белән уртаклашып булыр иде. Мәскәүдәге тормыш та ачылып бетми. Гаиләсе белән төшкән берәр фото жәлмени?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100