Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрының иң яхшы спектакльләрен онлайн карап була

19 марттан Камал театры тамашачыларга спектакльләрне онлайн күрсәтә башлый.

news_top_970_100
Камал театрының иң яхшы спектакльләрен онлайн карап була
Салават Камалетдинов

Хәзер Камал театрының иң яхшы спектакльләрен онлайн карау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта театрның Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр иттеләр.

«Кадерле дуслар! 2020 елның 19 мартыннан, Камал театры тамашачыларга ишекләрен ябу сәбәпле, без спектакльләрне онлайн күрсәтергә булдык. Бүгеннән башлап, иң яхшы татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Видео-коллекция тулыланып торачак. Сайтта һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз», — диелә хәбәрдә.

Камал театрының ютуб каналында «Ахырзаман», «Кара чикмән», «Үлеп яратты», «Йөзек кашы, «Мулла», «Галиябану» спектакльләрен карарга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100