Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрының булачак бинасы турындагы фикерләр: «Куркыныч», «Оча торган тәлинкә…»

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына яңа бина салыну турында имеш-мимешләр күптән йөри иде инде. Ниһаять, шушы көннәрдә камаллыларның киләчәк язмышы хәл ителгән.

news_top_970_100
Камал театрының булачак бинасы турындагы фикерләр: «Куркыныч», «Оча торган тәлинкә…»
Владимир Васильев

Белгәнебезчә, халыкара бәйгедә төрле илләрдән бик күп төрле проектлар катнашкан. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң-иңе дип табылганын сайлап алган.

Камал театры актёры Фәнис Җиһанша инстаграм сәхифәсендә театрның булачак бинасының сурәтләрен урнаштырып, болай дип язган: «Безнең булачак яңа бинабыз! Нурихан абыйның "Сызгыра торган уклар“ына охшаган кебек. Ничек сезгә? Нәрсәгә охшаган?» — дип сораган ул.

«Татар рухы, татар мохитенә туры килми торган салкын бер бина, минемчә. Миллилек тә юк. Иң мөһиме — тамашачылар йөрсен инде. Хәзерге бинаны сагыначакбыз әле. Чөнки Татарстан, Казан дигәндә, бөтен дөнья татарлары да Камал театрын күз алдына китерә иде. Ул — Казанның йөзек кашы булган бина. Ә бу яңасы, әйе, заманча, матур. Артистларга уңайлыклары булсын инде. Тамашачылар яратып йөри торган бина булсын. Бәлки, төзелеп беткәч, менә бит нинди шәп диярбез әле», — дип фикере белән уртаклашкан җырчы Нурзадә.

«Әлегә мин моны кабул итә алмыйм», «Бу безнең як табигатенә барамы икән… Мәсәлән, быелгы кебек кар күп яуса…», «Оча торган тәлинкәгә охшап тора. Керергә дә куркырсың, билләһи!», «Без Япония утрауларында яшәмибез ләбаса! Кабан күле почмагында андый бина кирәкме икән?», «Эчендә концерт бирергә генә ярый. Залы куркыныч бит моның», «Апокалипсис. Иман дигән әйбернең „и“ хәрефе дә юк, татарның.тәмам бетүенә бер һәйкәл инде бу», — дип проектны бөтенләй кабул итә алмаучылар да табылган.

Киресенчә, булачак бинаны бик тә ошатып, камаллылар, татар театры киләчәге өчен ихлас шатланучылар да бар.

«Бу пректта көч, энергия сизелә! Шәһәрдә бик үзенчәлекле бина булырга тиеш. Татарныкы булсын!», «Мин үзем яңалыкларны яратам. Камал театрына бару үзе бер бәйрәм! Аллаһы боерса, яңасы тагын да күркәмрәк булырга охшаган», «Шә-ә-әп! Мин бу проектка тавыш биргән идем», «Миңа бик ошый. Бу очлаеп торган пыялалар милләтебезнең михнәтле үткәнен күрсәтә сыман», «Камалның әлеге бинасы төзелгәч тә, халык кабул итмәгән иде. Әле дә олылар арасында аны сүгеп йөрүчеләр бар. Нишләтәсең инде, кешенең психологиясе шундый: гасырлар буе изелгән халык яңалыктан кер эзли, коткаруны тотрыклылыкта күрә. Хәер, бүгенге бинасына күнеккән кебек, кешеләр яңасына да күнегер. Якты иркен урында иркенләп эшләргә язсын», — дип язганнар Фәнис Җиһаншаның виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100