news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Камал театры тукталышы» исемен үзгәртү турында җырчылар: «Бу бит тарихи урын!»

«Галиәсгар Камал исемендәге театр» тукталышы исеме үзгәртелде: хәзер ул «Иске Татар бистәсе» дип атала. Халык белән һәрдаим элемтәдә булган татар эстрадасы «йолдызлары» әлеге үзгәрешкә карата үз фикерләрен белдерде. «Интертат» хәбәрчесе Руфинә Гарифуллина «үзгәрешләр кирәкме, юкмы?» – дигән сораштыру уздырды.

news_top
«Камал театры тукталышы» исемен үзгәртү турында җырчылар: «Бу бит тарихи урын!»
Фото: © «Татар-информ»

«Иң мөһиме – үзебезчә, татар телендә яңгыраса, татарча әйтелсә һәм язылса, бик матур һәм күркәм булыр»

«Галиәсгар Камал исемендәге театр» тукталышының исеме үзгәртелүе татар эстрадасы җырчыларын да уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, «Иске Татар бистәсе» тукталышы дип атау отышлы булырмы, әллә, гадәтләнгәнчә, Камал театры тукталышы дип әйтү – күпкә дөресрәк булырмы? Әллә бу хәл халыкны бөтенләй борчымыймы? Әлегә сорауларга җавапны сез әлеге мәкаләдә таба алырсыз.

Татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров:

Фото: © «Татар-информ»

Мин уңай карыйм. Ни өчен? Чөнки анда Иске Татар бистәсе урнашкан бит инде. Шәһәргә кунакка килүчеләр, шәһәрне бик яхшы белеп бетермәүчеләр, бигрәк тә туристлар Иске Татар бистәсенә барырга дип, юлга чыгалар икән, җәмәгать транспортына утырып, нәкъ менә Иске Татар бистәсендә төшәселәрен беләләр.

Мәскәү базары янында, мәсәлән, гомер-гомергә «Мәскәү базары» тукталышы иде. Аны аннары «Яшьлек» дип үзгәрттеләр. Буталчык чыга бит, менә анысы җайсыз. Яшьлек... Ни өчен «Яшьлек»? Ни өчен «Мәскәү базары» түгел? Мин әле һаман да ияләшә алмыйм. Ә болай Камал театры тукталышы исеменең үзгәрүенә мин уңай карыйм. Галиәсгар Камал театры да урынын алмаштырды бит. Хәзер ул яңа урында урнашкан. Төрле буталчыклар килеп чыкмасын өчен болай, әлбәттә, әйбәтрәк.

Татар эстрадасы артисты Гөлназ Шәрипҗанова:

Шулай карар кылганнар икән, димәк, шулай кирәк. Миңа барыбер.

Фото: © «Татар-информ»

«Татарча әйтелсә һәм язылса, бик матур һәм күркәм булыр»

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов:

Ничек карыйм инде дип, йөрәк әрнеп, «эх» дип утырмыйм инде. Тик Камал театры башка урынга күчкән икән, аның урынына Тинчурин театры килеп урнашкан икән, Галиәсгар Камал театры тукталышы булып кала алмас инде. Нигездә, дөрес булмас. Театр бер исемдә булып, тукталышы башка исемдә була алмый торгандыр.

Татар бистәсенең тарихы зуррак та, чөнки анда Татарстан татарлары гына түгел, гомумән, читтә сибелеп яшәгән татарлар: тарихка күз салсак, хәтта безнең яктан килгән Оренбург ишаннары, байлары, укытучылары нәкъ менә Иске татар бистәсенә килеп тукталганнар. Шушы җирлектә яшәгән татарлар белән әңгәмәләр корып, сөйләшеп, танышып, бизнеслар корып, тел, дин, милләтне үстергәннәр, күтәргәннәр, сөйләшкәннәр, кәсеп иткәннәр. Шуңа күрә Татар бистәсенең тукталыш исемендә булуы да бик матур булыр. Иң мөһиме – үзебезчә, татар телендә яңгыраса, татарча әйтелсә һәм язылса, бик матур һәм күркәм булыр. Иң мөһиме – ничек булса да, татарча булсын.

Фото: © «Татар-информ»

«Килгән кунаклар өчен күпкә җиңелрәк булыр иде»

Татар эстрадасы артисты Илдус Садыйков:

Кирәкме-юкмы дип җавап бирә алмыйм, чөнки ул миннән тормый. Тукталыш исеме элеккечә калса да начар булмас, дип әйтер идем. Тик шулай да Камал театры яңа бинага күчкәч, тукталышы «Иске Татар бистәсе» дип аталса, дөресрәк булыр иде. Халык өчен бу гадәти хәл түгел, тик шулай да һәрберебез дә моңа барыбер күнегәчәк.

Элек Галиәсгар Камал театры Горький урамында булган. Хәзер ул урамдагы тукталыш Камал театры дип аталмый бит. Аны да шулай ук кайчандыр үзгәрткәннәр. Хәзер яңа бинага күчкәч, миңа калса, яңа бинасы янындагы тукталыш Камал театры дип аталачак. Минемчә, Казанга килгән кунаклар өчен дә алай уңайлырак булыр. Камал театрының күчкәнен белмәүчеләр иске бинасын нәкъ шул театр дип уйларга һәм буталырга мөмкин. Шуңа күрә тукталыш исемен үзгәрткәч, килгән кунаклар өчен күпкә җиңелрәк булыр иде дип саныйм.

Фото: Илдус Садыйковның шәхси архивыннан. Илдус Садыйковның рөхсәте белән тәкъдим ителә

«Бу үзгәреш бик «критичный» түгел»

Танылган алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпова:

Күптән түгел генә әлеге хәбәрне яңалыкларда укыдым. Әлбәттә, ничә еллар буена Галиәсгар Камал тукталышы дип искә кереп калган бит инде ул. Мин бу хәлгә ике яклы карыйм. Шәхси фикеремне үземнең исемемнән әйтәм. Автобус, трамвайларда йөрмәгәч, ничектер тукталышлар исеменә күптән игътибар итми башлаганбыз. Тик шулай да автобус, трамвайларда йөрүчеләр өчен, бәлки, бу үзгәреш нинди дә булса роль уйный торгандыр.

Галиәсгар Камал тукталышы дип өйрәнелгән бит инде ул. Ләкин кешене бутарга мөмкин. Шуңа күрә дә «Иске Татар бистәсе» тукталышы дип үзгәртелүе, миңа калса, тарихка тагын да тирәнрәк багу кебек. Минемчә, бу үзгәреш бик «критичный» түгел. Туры килми торган исем кушсалар, бәлки, күңел әрнер иде. Иске Татар бистәсе дип үзгәртелүе, киресенчә, миңа калса, отышлырак та. Хәзер Камал театрының үз бинасы, үз урамы, үз тукталышы бар. Урап-урап булса да, җавабыма килеп җиттем. «Иске Татар бистәсе» дип тукталышны атау миңа, ничектер, ятышлырак булып тоела.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Исеме бик матур»

Яшь музыкант, җырчы Радик Шәрәфиев:

Миңа Галиәсгар Камал дигән исем якынрак, үзебезнең данлыклы татар шәхесе белән аталган урам булгач, үзгәртүне кирәк дип санамыйм.

Фото: Радик Шәрәфиевның шәхси архивыннан. Радик Шәрәфиевның рөхсәте белән тәкъдим ителә

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә:

Үзгәртми булмас инде ул, чөнки тамашачылар буталачак. Театрларның бинасы үзгәрде бит инде. Исеме бик матур. Килгән кунакларга да тарихи урыннар икәнен белергә җайлы булыр.

Фото: © «Татар-информ»

«Яңгырый торган исем!»

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров:

Үзгәртү, миңа калса, дөресрәк булыр. «Иске Татар бистәсе» – яңгырый торган исем. Бигрәк тә килгән кунаклар һәм казанлылар өчен Камал театры тукталышы булып калса, буталчык туар кебек тоела. Камал театры яңа бинага күчте бит. Андагы тукталышны Камал театры дип үзгәртергә кирәк, дип уйлыйм. Минемчә, кеше буталмасын өчен, үзгәртергә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Элеккечә калса, яхшырак булыр иде»

Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева:

Бу турыда беренче тапкыр ишетәм. Үзгәртсәләр, бик кызганыч... Бу бит тарихи урын. Элеккечә калса, яхшырак булыр иде.

«Тукталыш исеменең үзгәрешенә генә түзәрсең әле, бистә исемен үзгәртмәсеннәр!»

Татар эстрадасы җырчыларының Галиәсгар Камал театры тукталышы исеменең үзгәрешенә карата фикерләрен белдек. Ә аларның исем кушарга мөмкинлекләре булса, ничек атарлар иде микән? Төрле җаваплар ишетелде. Араларында үз исемнәрен дә бирергә әзерләре бар.

Зөлфәт Зиннуров:

Иске Татар бистәсе тукталышы булып калсын. Менә дигән исем!

Гөлназ Шәрипҗанова:

Татарстан, 1 тукталышы.

Рифат Зарипов:

Анысын төгәл генә әйтә алмыйм. «Рифат Зарипов» дип кушсыннар. Тоже звучит же!

Салават абый да бит 37 ел Камал театрында концертларын куя. «Салават Фәтхетдинов» тукталышы дип кушсалар да була инде.

Илдус Садыйков:

Бу сорауга җавап бирү авыррак. Миңа калса, Иске Татар бистәсе тукталышы булып калуы яхшырак булыр.

Зәмирә Рәҗәпова:

Бу очракта Иске Татар бистәсеннән дә кулайрак һәм туры килгән исем уйлап табу мөмкин түгел.

Радик Шәрәфиев:

«Радик Шәрәфиев» тукталышы дип атар идем.

Нурзадә:

Исеме бик матур. Бәлки, Кабан күле тукталышы дип тә атар идем.

Алсу Фазлыева:

Тукталыш исеменең үзгәрешенә генә түзәрсең әле, бистә исемен үзгәртмәсеннәр!

Татарстанның башкаласы Казан шәһәре һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Халык өчен тудырылган сәнгать, фән-мәгариф, инфраструктура кебек мөһим мөмкинлекләрдән тыш, яшәр өчен уңайлырак булган кечкенә детальләр дә күз уңында тора. Нәкъ тукталышның исеме үзгәреше дә шулар рәтендә дип әйтсәк, һич ялгышмабыз. Бу очракта үзебезне генә түгел, ә килгән кунакларны һәм туристларны кайгыртабыз. Мондый кечкенә генә деталь аларның күзенә чагылмаса да, әлеге адым төрле ялгышларны, буталчыкларны урап узуда һәм үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклауда зур роль уйный.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 ноябрь 2025
    Исемсез
    Гади халыктан сорагыз сез. Тинчурин театрына автобуслар бн килүче кешеләрдән. Берәр спектакль алдыннан фойедагы халыктан сорашыгыз. Ә бу сүз боткасы ясаучылар машинада йөри, тукталышның ни икәнен белми, театрларга йөрмиләр. Алар үзләренең такмак сүзләренә язылган жырлары белән халыкның музыкаль зәвыгын бозалар.
  • 20 ноябрь 2025
    Исемсез
    Җырчыларның моңа нинди катнашы бар? Архитекторларны, тарихчыларны сорагыз? Мәсәлән, Камал театры Горький урамында булганда, ул тукталыш "Дом Пионеров" дип аталган.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар