news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры Мәскәү гастрольләрен «Башмагым» спектакле белән ачып җибәрде

news_top
Камал театры Мәскәү гастрольләрен «Башмагым» спектакле белән ачып җибәрде
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел башкалага алты спектакль алып килде. Мәскәү гастрольләрен театр кичә «Башмагым» музыкаль комедиясе белән ачып җибәрде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әсәр Бөек Ватан сугышы елларында язылган. Либреттоны драматург Таҗи Гыйззәт композитор Җәүдәт Фәйзи үтенече буенча иҗат иткән.

«Башмагым» – үз хисләре өчен көрәшүче гашыйклар турындагы музыкаль комедия. Вакыйгалар Казанда, ике чорда – ХХ гасыр башы һәм бүгенге көннәрдә бара. Вакыйгадар үзәгендә – Сабантуй. Спектакль нигезендә – алтын белән чигелгән башмакларның юкка чыгу тарихы.

Артистлар Кече театрның тарихи сәхнәсендә репетицияне иртән иртүк башладылар, чөнки башкала тамашачылары каршында чыгыш ясау һәрвакыт дулкынландыргыч.

  • Камал театры труппасы Кече театрда 27 сентябрьгә кадәр булачак. Башкала тамашачысы хөкеменә төрек язучысы Орхан Памукның Никита Кобелев куелышындагы «Гыйффәт музее» драмасын, җырчы Әлфия Авзалова турындагы байопикны, Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Ситса туй» комедиясен, Әмир Мирзахитов драмасы буенча куелган «Аналар көтәләр улларын» спектаклен һәм Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар