Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театры кайгы уртаклаша

news_top_970_100
Камал театры кайгы уртаклаша
https://vk.com/kamalteatr

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры кайгы уртаклаша. Каты авырудан соң, озак еллар дәвамында театрда монтировка цехы мөдире булып хезмәт куйган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Корюкин вафат булган.

«Ул үз эшенең профессионалы, намуслы хезмәткәр һәм ярдәмчел дус иде.

Камал театры коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Коллегабызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – диелә кайгылы хәбәрдә.

Хезмәттәшләре Виктор Корюкинны ачык күңелле, якты кеше буларак искә ала.

«Викторның урыны оҗмахта булсын! Командасы белән күпме «Калеб» кичәләрен эшләргә булышты», – дип язган аның турында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Авыр туфрагың җиңел булсын Витя»;

«Виктор! Якты, якын кешебез! Синең турыда гел яхшы итеп кенә искә алырбыз»;

«Шундый яхшы күңелле, кешегә кимсетеп карамый торган кеше иде. Тырыш, җитез булды, сөйләшкәндә дә елмаеп сөйләште. Артистлар сәхнәдә уйнап таныла. Ә театрда шулай сәхнәдә күренмәгән хезмәткәрләр күпме», – дигән комментарийлар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100