Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театры бинасы язмышы: «Татардан гына тартып алмасыннар»

Камал театрының үзәктәге бинасының язмышы хакында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре фикерләрен «Интертат» хәбәрчесе сорашты.

news_top_970_100
Камал театры бинасы язмышы: «Татардан гына тартып алмасыннар»
Владимир Васильев

Камал театрының яңа бинага күчүе турында инде берничә ел элек сүз куертыла башлаган иде. Камаллыларның яңа бинасы Һади Такташ урамындагы буш урында, Кабан күленең аръягында булачак. Ә менә үзәктәге җилкәнле бина кемгә калачак?

Камал театры бинасы кемгә калырга тиеш, дигән сорау белән татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.

«Татар халкына, милләтенә хезмәт итәрлек структурага бирелергә тиеш»

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш редакторы Вахит Имамов:

Яшьләргә дигән сүз чыкты. Яшьләр дигән сүз – ул бит 3-4, 8-9 хәрәкәт. «Яшь рәссамнар, биючеләр, режиссерлар, эксперименталь театр һәм башкасы». Башта, имеш, яшьләргә бирелә. Аннары документларын карый башлыйсың да, ул бик олы түрәнең якын кешесе булып чыга ала. Аннары берничә ел үткәч, моның фәлән кешенең фәлән баласына рәсмиләштергән булуы ачыклана, ә ул аннан бинаны сата да китә.

Фото: © Рамил Гали

Яшьләргә бирсәләр дә комачау итмәс иде кебек. Ләкин аны ничек итеп файдаланалар соң? Төп мәсьәлә шунда бит. Аның бит бернинди концепциясе дә эшләнмәгән. Яшьләр кулына бирәбез, дисәләр дә, аның «кулына» дигән сүздән нәрсә аңлашыла? Хөкүмәт берәр карар чыгарамы, кулына дигәндә бөтен оешмалар да саналамы?

Минем күзлектән караганда, биредә бары татар концепциясе чагыла торган һәм татар халкына хезмәт итә торган юнәлеш булырга тиеш. Бары тик татар. Республиканың хөкүмәте бары бер генә юнәлештә эшләргә: теләсә ничек итеп татар телен популярлаштыру, киңәйтү, үстерү буенча төрле хәрәкәтләр башларга тиеш. Минтимер Шәрипович әйтмешли, алар мәктәпләргә кереп, солдат итекләре белән таптап чыктылар бит инде. Хәзер хөкүмәт моңа каршы яңа юллар эзләргә тиеш. Алар кул астында хокук белгечләре, юристлары – әллә ничаклы кешеләре бар. Алар моны ничек итеп милләт файдасына кулланырга икәнен уйларга тиеш. Анда 20 тармак буенча эшләү кирәкми, ул аннары вак-төяккә әйләнә, кеше күзенә чалынмый торган була. Бары милли мәдәният, милли тел, аларны үстерү юнәлеше булырга тиеш. Камал театры бинасы татар халкына, милләтенә хезмәт итәрлек берәр структурага бирелергә тиеш, – дип йомгаклады ул сүзен.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Кемгәдер булган очракта да, ул бинага бик зур ремонт кирәк әле. Хәзерге эчке яктагы күренешләр башкача булырга, бүгенге заман таләпләренә туры килергә тиеш. Минемчә, татармы ул, русмы ул – анда төрле спектакльләр куелып, концертлар үткәрелеп, түгәрәкләр эшләп, шаулап тора торган урын булса, бик яхшы була торгандыр. Казанның иң үзәгендә гөрләп торган урын. Миңа калса, татармы, русмы, чувашмы – төрле милләт вәкилләре белән тулып торырлык, үзәк урын булырга тиештер.

Тинчурин театрына, сезгә бирәбез дисәләр, риза булыр идегезме?

Юк. Анысы миннән генә дә тормый. Безнең коллектив та риза булмас иде, чөнки безнең үзебезнең бинабыз 1850 елда салынган. Анда Камал театры, Опера-балет театры да шунда яшәп иҗат итеп алган, шуңа күрә андый урынны ташлап китү, гомумән, дөрес булмас иде.

Тарихи урыныбызны ташлап китәсебез килми. Безнең планнарыбыз бар, алар зурдан. Безнең киңәергә дә урыныбыз бар. Яңа янкорма төзергә дә урын бар. Дөресен генә әйткәндә, алар буенча эшләр бара инде. Безнең үзебезнең бинабыз бар, һәм без аны сакларга тиеш, – дип белдерде театр директоры.

«Йолдызлык» кына кереп утырмасын»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизовтан: «Камал театры бинасына күчәргә тәкъдим итсәләр, ризалашыр идегезме?» – дип сорадым.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Юк, мин юк. Тинчурин театры бинасының тарихы зур. Ул бина элеккеге классик театр форматында, рухы шундый, һәм Тинчурин үзе дә шул бинада эшләп киткән. Миңа калса, аның анда күчүе кирәкми. Хыялый, тарихны ярата торган һәм иҗат кешесе буларак минем фикерем шундый. Җитәкчеләр үзләренчә карыйлар.

Берничә ел элек, музыкаль театр ачабыз, дигән сүзләр йөрде. Әгәр дә аны, шул музыкаль театр форматында зур сәхнәне ачсалар, бәлки, файдалы булыр иде. Эшләп китеп, матур әсәрләр язсалар... Театрда калып, музыкаль итеп эшләнсә, бик әйбәт. Урта бер җирдә – татар мохите. Ул бинаның да үз тарихы, традицияләре бар бит.

Кече сәхнәсен, мәсәлән, мин артист буларак, театр училищесына бирер идем. Аларның сәхнә тотып эшләп карау мөмкинлеге булса, бик яхшы булыр иде. Шул ук вакытта бер казанга ике тәкә башы сыймый. Алай иттереп бүлгәнче, аек акыллы, перспектив җитәкче килсә, шуны мәдәният үзәге итепме, шушы музыкаль театр һәм театр училищесын берләштерә торган бер үзәк булса, мин рәхмәтле генә булыр идем.

Бу бинаны башкага бирергә ярамый, әлбәттә, татарда калырга тиеш. Берүк «Йолдызлык» кереп утыра күрмәсен.

«Һәрхәлдә татар театрларының берсенә калырга тиеш»

Журналист Илдар Әюпов:

Бик авыр, җитди сорау бу. Чынлап та, ул урын татарлар өчен аерым бер мәгънәгә ия. Анда ниндидер татар мәдәнияте үзәге урнашса, дөрес буладыр. Бәлки, анда урнаша алырлык ансамбльләр бардыр.

Ул күбрәк татар колориты белән булсын иде. Төрле түгәрәкләр, шул исәптән театраль, музыкаль һәм башка. Анда төрле бүлмәләр күп, зур сәхнә бар. Аларны безнең халыкның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтеп булыр иде.

Ул татар милләтенә эшләргә тиеш. Шул ук вакытта аның эчендә мин, мәсәлән, берәр төрле экспозицияне дә күрәм. Кешеләргә аң-белем тарату, ниндидер мәгърифәтчелек эшен дә алып бара торган экспозиция.

Иске татар бистәсе, мәсәлән. Ул рәсем кебек бит, матур. Бәлки холлда тарихи фотолар урнаштырып булыр иде, Казан турында, аерым бер шәхесләр тарихын сөйли торган фотолар һ.б. Музей кебек түгел, ә тере экспозиция кирәк, минемчә, – дип аңлатты ул үз карашларын.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Фото: © Рамил Гали

Һәрхәлдә ул татар театрларының берсенә калырга тиеш. Бәлки, берничә театр кереп урнаша алуы мөмкин булыр. Аларны карап тору өчен Мәдәният министрлыгы, дәүләт учреждениеләре бар. Оештырсалар, анда музыкаль театр да планлаштырырга мөмкин булыр иде. Андый теләкләр бар бит. Аны читкә бирәсе түгел, ул бина татар театрлары кулында калырга тиеш. Эш шулай яхшырак булыр дип уйлыйм.

Тинчуринлыларның үз урынында каласы килүе дә булырга мөмкин, чөнки уйнау өчен күнегелгән урын уңайлы инде. Ул ягы да бар. Әле бездә башка театрлар да бар. Булмаса, оештырырга була.

«Теләсә кайсы очракта татар белән бәйле булсын иде, дигән теләктә»

Шагыйрь Булат Ибраһим:

Фото: © Солтан Исхаков

Миңа калса, бу бинада берәр яшьләр театры яисә яңа оештырылган «Апуш» балалар театры урнаша алыр иде. Шундый иҗади театраль труппалар дип әйтимме соң. Шуңа охшаш коллективлар бергә җыелып, бергә эшләп китүе дә мөмкин. Аерым гына аларның репертуарлары гына җитмәс дип уйлыйм. Бергә булудан да кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел.

Аерым кемгәдер бирсәң, тавыш чыгар, дип уйлыйм. Ничек кенә булса да, ул безнең татарның милли үзәге булып тора, шуңа күрә шул татарлыкны сүндерми, сүрелдерми торган театрларга, бәлки, җыр, бию коллективларына бирергә була. Теләсә кайсы очракта да татар белән бәйле булсын иде, дигән теләк, өметтә калам.

«Эксперименталь театр оештырсыннар иде, дигән фикерем бар»

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Илфат Камалиев:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Хәзерге вакытта бик күп төрле экспериментлар үткәрәләр, театрларны үзгәртергә телиләр. Безнең репертуарлы театр булып каласыбыз килә. Булган традицион юнәлештә эшләп, шул юлны миллилек белән дәвам итеп, татар әкиятләрен, татар спектакльләрен куеп дәвам итәсе килә. Аерым бер эксперименталь театр булсын иде, дигән фикерем бар. Бөтен экспериментларны шунда үткәреп ятсыннар иде, дим. Башка театрларга зыян итмичә, шундагы режиссерлар бергә җыелып, экспериментлар үткәрсеннәр.

Безнең театрда да яңалык кертергә теләүчеләр күп. Театр яшәргә, эшләргә тиеш. Бездә дә театрлар арта башлады бит. Яшьләр күп, аларның күбесенең Казанда каласы килә. Театрда урыннар аз. Шунда яңа бер театр оешсын иде. Ул татар мохите булган үзебезнең эксперименталь театр булса, яхшы. Экспериментлары белән бергә миллилекне дә алып барсыннар иде, – диде ул.

Камал театрына күчү-күчмәүгә бәйле артист: «Безнең үзебезнең дә урыныбыз әйбәт кенә. Белмим, әйтә алмыйм», – диде.

«Татар милли үзәген ачарга вакыт җитте»

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

Фото: © Рамил Гали

Бу – элек-электән татар театры бинасы булды, анда гел татар чаралары, шул ук милли җыеннар, республика өчен иң мөһим тарихи вакыйгалар, мәсәлән, 89-90нчы еллардагы татар иҗтимагый үзәгенең беренче съездлары, аннары Бөтендөнья татар конгрессының съездлары шунда үткәч, ул татар театры гына түгел, ә татар үзәгенә әйләнде. Шуңа күрә Камал театры киткәч, анда татар мәдәнияты белән бәйле урын булырга тиеш.

Анда, мәсәлән, Татар яшь тамашачы театрын күчерәләрме, Татар милли үзәген төзиләрме –- минемчә, анысы мөһим түгел, әмма ул бина татарга бирелергә тиеш. Башка яхшырак тәкъдимнәргә дә мин каршы түгел. Ул, һичшиксез, татар, татар мәдәнияты белән бәйле булырга тиеш.

Икенчедән, ул Иске Татар бистәсе янында урнашкан, шуңа күрә дә бина татар тарихы, мәдәнияте белән бәйле булып калырга тиеш.

Русларның «намоленное место» дигән сүзләре бар. Бездә аны, бәлки, «миллиләшкән урын» дип атап булыр иде.

Хәзерге көндә нинди дискуссияләр барганын белмим. Дөресен генә әйткәндә, Казанда татар милли үзәген ачарга да вакыт җитте. Аның турында инде озак еллар дәвамында сүз бара. Аны Камал театрында урнаштырсалар, бик яхшы булыр иде. Безнең рус халкы өчен мәдәни үзәк бар, ә татар халкыныкы – юк. Минемчә, бу – оят әйбер. Аңардан башка оешмалар өчен дә чара үткәрү өчен Камал сәхнәсен биреп торсалар, шулай ук яхшы булыр иде. Иң беренче вариант – Татар яшь тамашачы театрын урнаштыру.

«Соңгы сүзне республикабыз җитәкчеләре әйтәчәк»

Галиәсгар Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры директоры урынбасары Илшат Латыйповка түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек:

Сезнеңчә, Камал театры яңа бинага күчкәч, элеккеге бина кемгә калырга тиеш?

Бу сорауга җавап бирергә әлегә иртәрәк. Татарстан урамы 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бина – Татарстан Республикасының шәхси милке. Алга таба бу бинада кем эшләячәге соңрак билгеле булачак. Хәтерлисездер, узган көздә без яңа театр бинасының мәдәни программасы буенча стратегик сессия үткәргән идек. Сессиядә катнашучылар белән дә әлеге сорау буенча фикер алышу булды. Җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан шактый тәкъдимнәр яңгырады. Телестудия яки киностудия ясарга кирәк, диючеләр дә, заман сәнгате һәм мәдәнияте, төрки музее яки бизнес-үзәк функцияле конгресс-кунакханә булсын, дип тәкъдим итүчеләр дә, музыкаль театр кирәк, дип әйтүчеләр дә булды, гомумән, бик күп фикерләр җиткерелде.

Бу сорауда театр үзенең тәкъдимнәрен ясаячакмы?

Театрга андый максат куелмады. Бу – безгә кагыла торган мәсьәлә түгел. Соңгы сүзне Республикабыз җитәкчеләре әйтәчәк. Алар, һичшиксез, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алып, дөрес карар кабул итәр. Әгәр без күченгәннән соң да ул республикабызда яшәүчеләрне тартып тора ала торган урын булып кала икән, без чиксез шат булачакбыз, – дип белдерде ул.

«Татардан гына тартып алмасыннар»

Журналист Рәмис Латыйповның Камал театрының бинасы турындагы постыннан соң шактый фикерләр калдыручылар булды. Аларның кайберләре:

«Аның язмышы инде күптән хәл ителгәндер. Яңа бина урыны билгеле булганчы ук», – ди журналист Мөнирә Сәгыйдуллина.

«Хәзерге бинада Камал театры җитәкчелегендә музыкаль театр оештырасы иде. Яңа театрны җитәкче белән дә, кадрлар белән дә тәэмин итеп, эшне башлап җибәрердәй ресурслар бар Казанда. Аннан инде үсеп, масштаблы тамашалар куярлык мөстәкыйль татар музыкаль театры булыр иде», – дип яза үз фикерен Рамил Шәрәпов.

Монда да «Йолдызлык»ка бирә күрмәсеннәр» дигән фикерләр очрый.

«Сүтеп кенә атмасыннар. Бездә бит җимерергә яраталар. Аннан бер кунакханә төзеп куярлар», – ди берәү.

Татар милли хәрәкәте активисты, Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев фикеренчә, биредә Татарстан Республикасының «Татар мәдәният үзәге»н булдырырга кирәк. «Республика татар мәдәнияте үзәге» исемле була ала. Биредә мәдәният, фольклор, җыр-бию, татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларны өйрәнү, көрәш, милли бизәк сәнгате һәм башкалар да була ала. Яшьләр, балалар өчен дә оештырырга мөмкин», – ди ул.

Музыкаль театр йә «Татар мәдәнияте үзәге» төзү кебек фикерләрне хуплаучылар да байтак. Халыкның иң курыкканы: бинаны татарлардан гына тартып алмасыннар!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 май 2024
    Исемсез
    Вахит Имамовны, гомумән, бернинди яшьләр чарасында күргән юк.
  • 10 май 2024
    Исемсез
    татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларны өйрәнү "татар милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү" өчен элекке ЦУМ бинасыннан күпмедер мәйдан вәгъдә итә түгелме мәдәният министры. Шуның белән вәссәлам булыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100