news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры артисты Ирхан Габдуллин сөйгәне белән никах укыткан

news_top
Камал театры артисты Ирхан Габдуллин сөйгәне белән никах укыткан
Фото: Камал театрының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Камал театры куанычлы хәбәр җиткерә – труппаның талантлы яшь актерларының берсе, сәхнәдә күпсанлы кызыклы рольләре белән танылып килүче Ирхан Габдуллин сөйгәне Яна белән никах укыткан.

Театр коллективы үзләренең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яшьләргә матур котлау сүзләре җиткергән. «Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын, бары тик шатлыклардан гына торсын! Бәхетле, тигез гомер телибез!» – диләр аларга.

Әлеге матур теләкләргә тамашачылар да кушылган. Барысы да Ирхан белән Янага матур, бәрәкәтле, мәхәббәтле гомер тели.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Ирхан – Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллинның улы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар