news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры артисты Эмиль Талипов икенче тапкыр әти булган

news_top
Камал театры артисты Эмиль Талипов икенче тапкыр әти булган
https://vk.com/kamalteatr

Камал театрының социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыклы яңалык белән уртаклашалар. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов белән тормыш иптәше Илсөярнең уллары туган. Талиповлар икенче тапкыр әти-әни булды. Илсөяр белән Эмиль кыз тәрбияләп үстерәләр, хәзер исә малайлы да булдылар. 

«Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Улыгызның әтисе кебек акыллы, талантлы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр!» – дип тәбрик иткән Талиповларны театр коллективы.

Без дә әлеге матур теләкләргә кушылабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар