news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗановның кызы туган

Камал театры шатлыклы хәбәр белән уртаклаша.

news_top
Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗановның кызы туган
https://www.instagram.com/kamalteatr/

Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗановның кызы туган. Бу шатлыклы хәбәрне театрның инстаграм сәхифәсендә язганнар.

«Илүзә һәм Фәннүр Мөхәммәтҗановларны чын күңелдән котлыйбыз! Кызыгыз акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр», — дип язган артистның хезмәттәшләре.

Фәннүр белән Илүзә икенче тапкыр әти-әни булды. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бер кыз үсеп килә инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар