15 июльдә, Камал театры артисты Эльвир Сәлимов белән аның сөйгән яры Мирославаның туй көне булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Яшьләрне әлеге сөенечле вакыйгалары белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә ак бәхетләр, якты киләчәк, мәңгелек мәхәббәт телибез! Тормыш аргамакларыгыз беркайчан да хәлдән таймасын, туры юлдан тайпылмасын!!! Гаиләгезгә ныклы нигез, бәрәкәт һәм иминлек телибез!» диелә хәбәрдә.