news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бик шатбыз, Артур, синең өчен» – Камал театры артисты Артур Шәйдуллинның куанычы бар

news_top
«Бик шатбыз, Артур, синең өчен» – Камал театры артисты Артур Шәйдуллинның куанычы бар
социаль челтәрләр

Камал театры артисты Артур Шәйдуллинга, театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

«Артурны чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез», – дип язалар театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хезмәттәшләрен мактаулы исеме белән котлап.

«Котлыйбыз, Артур! Сәламәтлек, озын гомерләр телим. Куйган максатларыңа иреш, елмай, алга бар»;

«Бик шатбыз, Артур, синең өчен! Бик лаеклы син бу исемгә. Рольләреңне карап барам, гаҗәеп артист. Бик яратам. Иҗаты гомерле, бәхетле булсын», – дип язганнар һәм тагын да уңышлырак яңа рольләр теләгәннәр артистка тамашачысы да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар