news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова өченче тапкыр әни булган

news_top
Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова өченче тапкыр әни булган
"Татар-информ" архивы

Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова белән тормыш иптәше Сәйдәш Биктаһиров өченче тапкыр әти-әни булган. Ике кыз тәрбияләүче гаиләдә көтеп алынган малай дөньяга аваз салган. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез», – диелә театр сайтындагы котлау текстында.

Гөлчәчәк Гайфетдинованың ире Сәйдәш – Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның улы. Җырчы да социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән белән бүлешеп: «Өченче тапкыр бабай булдым бит, җәмәгать!» –  дип язып куйган. 

Биктаһировлар гаиләсен уллары туу белән чын күңелдән котлыйбыз! 

 

Фото: © Искәндәр Биктаһировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар