Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин гаиләсендә зур югалту – аның әтисе вафат булган. Бу хакта театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итәләр.
«Татарстан Республикасының атказанган артисты Ришат Әхмәдуллинның әтисе арабыздан китте. Камал театры коллегабыз Ришатның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә анда.
Камал театры бу көннәрдә Мәскәү шәһәрендә гастрольләрдә иде. Авыр хәбәрне алу белән Ришат Әхмәдуллин ашыгыч рәвештә Казанга очкан.
«Әтием, аз гына булса да сиңа якынрак булу өчен самолет бортына утырам», – дип аклы-каралы сторислар урнаштырган ул үзенең сәхифәсенә.

