news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал артисты Алинә Мөдәрисовага мактаулы исем бирелгән

news_top

Камал артисты Алинә Мөдәрисовага, театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

«Алинәне театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!» – диелгән Камал театрының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Алинә Мөдәрисованы түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин: Үринә – «Гөргөри кияүләре», Гайниҗамал – «Банкрот», Сәркатип – «Исәнме, улым!», Фатыйма – «Сүнгән йолдызлар», Хәния – «Ситса туй» һ.б.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар