видеодан скриншот
Камада йөзеп йөри торган йорт турында социаль челтәрләрдә хәбәр таралган иде. Хәзер өй хуҗасы эчке якны да күрсәткән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Йорт көймә двигателе ярдәмендә йөзеп йөри.
Эчке яктан өй гадәти йорт кебек. Елга карап торган йокы бүлмәсе бар. Анда ятак тора, җылыта торган радиатор күренә. Аерым кухня бүлмәсе, электр плитәсе күренә. Диван һәм аш өстәле дә бар.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, биредә хуҗа һәм аның балалары сәяхәт итә. Өй тирәсендә балалар йөргәне күренә.