Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камада баржадан суга егылган һәм ярга йөзеп чыгып җиткән песине эзлиләр

Татарстан балыкчылары юешләнеп беткән песине коткарган һәм фотоларын социаль челтәргә куйган.

news_top_970_100
Камада баржадан суга егылган һәм ярга йөзеп чыгып җиткән песине эзлиләр

Ольга Овчинникова йөк баржасында пешекче булып эшли. Шушы көннәрдә аның песие баржадан Кама елгасына егылып төшә. Бу хәл ярдан 300 метр чамасы ераклыкта була. Песи шул араны йөзеп чыгып, исән кала. Аны шаһитлар тота һәм фотоларын социаль челтәрләрдә тараталар. Песинең хуҗасы бу фотоларны күреп ала. Хәзер ул Татарстан халкын песине эзләүдә ярдәм итәргә сорый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Ольга Овчинникова сүзләренчә, бу песине ул үзе Волгоград өлкәсендә табып алган. Шуннан бирле песи экипаж әгъзасына әверелгән. 7 июньдә баржа Пермьгә таба бара. Ул Мамадыш районы аша Кама елгасыннан йөзә. Шул чакта песи иллюминатордагы сетканы ерта һәм борт артына төшеп китә.

Ольга бу турыда социаль челтәрләргә яза. Әгәр песи батып үлмәсә һәм ярга чыгып җиткән булса, хуҗабикә аны барып алырга тели.

Социаль челтәр кулланучылар «Ольга могҗиза көтә», «бу булмастай хәл», дип саныйлар. Һәм алар хаклы булып чыкмый. Песи табыла.

Песинең фотосы социаль челтәрләрдә тарала. Ул юешләнеп беткән, муенчагы эленеп тора. Елга аша йөзеп чыккан песине Соколка елгасы янында балык тотучылар судан ала. Аннары алар песине җибәрәләр, шушы авылда яшәүче хайвандыр дип уйлыйлар.

Баржа командасы фотодагы песинең үзләренеке булуын танып ала. Хәзер алар песине коткаручыларга мөрәҗәгать итәләр. Песине бераз вакыт үзләрендә асрап торырга сорыйлар. Аннары Ольга Овчинникова песине килеп алачагын, аны асрап торганда тотылган чыгымнарны да түләячәген ышандыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100