news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Тамагындагы авиаһәлакәттә үлгән гаиләнең кайсы яктан булуы ачыкланды

news_top

Бүген Татарстанның Кама Тамагы районында экскурсия вакытында җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрады. Бортта Воронеждан килгән гаилә булган, алар Татарстанга кунакка килгән булган. Гаилә башлыгы гына исән калды, аны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу очышын оештырган «Летай с нами» компаниясе Татарстан буенча һава экскурсияләре тәкъдим итә һәм моны «кыйммәтле ләззәт» дип атый.

Очыш бәясе 9 меңнән башлап 29 меңгә кадәр. Башка клиентлары сөйләгәнчә, компания үз хезмәтләренә иминият документлары күрсәтмәгән, һәм бу – клиентларны борчуга салган була.

Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт техник төзексезлек яки очуда ялгышлык җибәрү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Әмма, җирле халык сөйләгәнчә, «Летай с нами» компаниясе самолетлары еш кына бик түбәннән очкан була, һәм бу – шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин.

«Һава транспорты хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип яза «Readovka» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар