news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Тамагында тюбингта пирска бәрелеп, ике бала авыр җәрәхәтләр алган

news_top

Татарстанның Кама Тамагы районында Карамалы елгасында тюбинг белән понтон пирсына килеп бәрелеп, ике бала авыр җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хакта мәгълүмат https://tnv.ru сайтында чыкты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, әтисе 7, 8 һәм 13 яшьлек өч баласын ял итәргә алып килгән һәм алар белән бергә ватрушкага утырган, аны ир-атның 57 яшьлек дусты идарәсендәге гидроциклга таккканнар. Берзаман гидроцикл йөртүчесе идарәне югалтып, пирска килеп бәрелгән. Ике баланың сәламәтлегенә зур зыян килгән. Бәхеткә, барысы да исән калган.

Казанның 57 яшьлек кешесенә карата «эчке су транспорты хәрәкәте һәм аннан файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар