Кама Тамагында 7 авылга бер булган даруханә ябылган. Хәзер халыкка, 45 чакрым ара узып, район үзәгенә йөрергә туры килә. Җитәкчелек даруханә була, дип вәгъдә итә, әмма дару кирәк булган кешеләр өчен аларның сүзе дәва түгел, дип хәбәр итә «ТНВ».
Дәүләт даруханәсе ачылачак дип, ел ярым элек әйткәннәр. Аннан соң пункт урнашкан бинаны сүтеп үк атканнар. Анда хәзер сәүдә рәтләре төзиләр. Мең ярым кешегә бер даруханә ачылырмы? Әллә һаман да сабырлык даруын эчәргә туры килерме? Сорауга җавап эзләп, Инзилә Хөсәенова районга юл тоткан.
«Районга аптекага барып кайттым. Юлга 1500 сум акча түләдем. Әле бу юлга гына! Безгә атна саен барырга кирәк. Менә күпме чыгым, без бит миллионерлар түгел – пенсионерлар, – дип сөйли Тәмте авылында гомер итүче Фрид Корбанов. Аңа юлларда йөрү җиңел бирелми, ул онкология буенча операция дә кичергән.
«Авылда яшьләр дә, картлар да бар. Дарусыз яшәп булмый бит, аның артыннан 40-80 чакрым йөрү ераграк», – дип сөйли Исфат Нәбиуллин.
ТНВ командасы әлеге проблема хакында узган елның кышында бер тапкыр репортаж эшләгән булган инде. Ул вакытта шәхси даруханә эшләргә кеше булмаганга ябылды, дигән булганнар. Аның урынына Тәмте амбулатория бүлмәсендә дәүләт даруханәсе ачыла, дип вәгъдә биргән булганнар. Ул бинада даруханә ачу өчен шартлар булмавы, ул санитар таләпләр буенча да, мәйданы ягыннан да туры килмәү билгеле булган.
«Фармакология буенча эшчәнлеккә безнең лицензия юк, льготалы дарулар белән тәэмин итәбез, алып кайтабыз» , – ди Тәмте амбулаториясе табибы Гөлнара Сәлахова.
Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов киләчәктә даруханә булачак, дип өметләндерә.