news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Тамагында 35 яшьлек судья вафат булган

news_top

29 апрель көнне Кама Тамагы районында 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Диләрә Сафина вафат булуы хәбәр ителде. Аның үле гәүдәсе арендага алынган фатирда табыла. Хәзер үлем сәбәбе ачыкана. Җинаять эше кузгатылган. Якынча версия буенча, үлем сәбәбе – сөрем газы белән агупану, дип яза «Mash Iptash» телеграм-каналы.

Диләрә Хафиз кызы 1990 елның 3 декабрендә туган. Ул җәмәгать судьясы вазифасына узган елның 15 февралендә билгеләнгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар