Кама Тамагы районы Казиле авылында яшәүче Илнур Сафин уңайлы сәнәк уйлап тапкан - видео
Кама Тамагы районы Казиле авылында яшәүче Илнур Сафин сәнәкләр “эволюциясе ясаган”. Ул күп йөк эләктереп алып була торган сәнәк тәкъдим итә.
– Шушы гади генә инструмент белән эшләгәндә башка бер идея килде. Авылыбызның бик мәртәбәле кешесе, мәктәп директоры булып эшләгән, безгә биология укыткан Халит абыйның сүзләре искә төште. Чарльз Дарвинның эволюция тәгълиматы турында сөйли иде ул безгә. Шуның кебек менә бу сәнәкләр белән дә. Сәнәк иң башта 1606 елда Россиягә керә Марина Мнишек дигән кеше белән. Аннан соң үзебезнекеләр дүрт япьле итәләр. Ә Казилеләр алты япьле итеп эшләде. Менә чагыштырып карагыз, ике тапкырга көчлерәк. Аның өч япьлесе раритет инде, – ди Илнур.
- Эшләве җиңел, силос 4 ледән коелып бетә, ә монда кала. Авырлыгын сизмибез дә. Кашык тоткан кебек кенә, - дип мактый Илнур мондый төр сәнәкне.