news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама Тамагы фермеры виноград бакчасында язгы эш башлануын видеога төшергән

Эшчеләр виноград үсентеләре әзерли башлаган.

news_top
Кама Тамагы фермеры виноград бакчасында язгы эш башлануын видеога төшергән
https://www.instagram.com/kamsk_vinogradnik_tatarstan/

Кама Тамагында яшәүче виноградчы Айрат Ялалетдинов виноград үстерү белән шөгыльләнә. Фермер сезон эшләре белән Инстаграмда үз сәхифәсендә таныштырып бара.

Бу юлы да ул эшчеләрнең виноград үсентеләре әзерләвен видеога төшергән. Анда бер ир-ат белән хатын-кыз үсентеләрне әзерләп кисеп тора, ә калганнар егермешәр үсентене резинка белән чорнап куя. Аннары ботак бәйләмен тактага сугып алалар, бу аларны тамыр җибәрергә суга утырткач тигез итеп тиеп торсын өчен кирәк.

«Артык ботаклар булмау сәбәпле, әлегә нечкәләрен һәм юанракларын да алабыз, аннары тамыр җибәрүләренә карап сайларбыз», — дип сөйли фермер.

Виноградчының дуслары сортлар һәм сатып алу мөмкинлеге, ботакларны кайда саклавы белән кызыксына. Игътибарлырак инстачылар ботактагы кара тапларны чир билгесе дип уйлавын да язган.

Фермерның виртуаль дусты хезмәт сөючеләргә уңышлар, сәламәтлек һәм кояш яктысы теләгән.

Айрат Ялалетдиновның күпләп виноград үстерүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар