Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән ни өчен киткән?
Роман Михеев Кама Тамагы районы башкарма комитетын 2018 елның февралендә җитәкли башлаган иде.
Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев вазифасыннан китте. Бу турыда «Волжские зори» район басмасы хәбәр итте.
Түрә әлеге карарын гаилә хәлләре белән аңлаткан. Районның башкарма комитетын кем җитәкләячәге, Михеевның кайда эшләячәге турында район басмасында хәбәр ителми.
- Роман Михеев Кама Тамагы районы башкарма комитетын 2018 елның февраленнән бирле җитәкләде. Моңа кадәр ул 2015 елдан башлап районның
контроль-хисап палатасы рәисе булып эшләде.