news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кама елгасында моторлы көймә баткан: ике кешенең мәете табылган, бер ир-атны эзлиләр

news_top

Татарстанда Чистай шәһәре тирәсендә Кама елгасында моторлы көймә баткан. Коткаручылар югалган 3 кешенең икесен тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Кичә, 22.35 сәгатьтә, 112 номерына төш вакытында 5 кешенең моторлы көймәдә Кама елгасына кереп китүе һәм кире әйләнеп кайтмавы хакында хәбәр килә. Төнлә Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре акваторияне тикшерә, ләкин бу тиешле нәтиҗә бирми.

Бүген 3 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре әлеге урынга юл тоткан. Көймә станциясе каравылчысы хәбәр иткәнчә, 06.59 сәгатьтә аңа 2 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән: алар үзләре утырган көймәнең кичә 20.00 сәгатьтә батканын әйтә. Алар утрауга йөзеп чыга, әмма юлдашлары – 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз – яр буена барып җитә алмый.

Моторлы көймә һәлакәткә юлыгу факты буенча тикшерү эше башланган.

Коткаручылар югалган 52 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кызның мәетләрен тапкан. Аларның икесе дә коткару жилетларын кимәгән булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Хәзерге вакытта 45 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар