Кама елгасында боз астына төшеп киткән пошины коткарганнар
Вездеходка утырган ир-ат килеп чыккач кына, кыргый җәнлекне судан тартып чыгаралар.
Алабуга районының Котловка авылы тирәсендә Кама елгасында поши бата язган. Боз астына төшеп киткән кыргый җәнлекне судан коткаручылар чыгарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге вакыйга 8 декабрьдә иртәнге якта була. Елгада поши батуы турында хәбәр килгәч, урынга коткаручылар бара. Алар һава мендәрендә йөри торган көймәгә утырып килә.
Пошины баулар белән бәйләп, тартып чыгармакчы булалар. Ләкин коткаручыларның «Хивус» көймәсе ярдәмендә дә җәнлекне тартып чыгара алмыйлар, ул бик зур була.
Шуннан соң бирегә вездеходка утырган бер ир-ат килеп чыга. Ул пошины судан чыгарырга ярдәм итә. Бу ир-атның исеме билгесез, диелә хәбәрдә.
Судан чыгаргач, пошины иреккә җибәрәләр.