Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама елгасы күперендә ашлык төягән машина белән экскаватор бәрелешкән

Шулай ук фаҗига урынында ягулык материаллары да аккан.

news_top_970_100
Кама елгасы күперендә ашлык төягән машина белән экскаватор бәрелешкән
Алексеевск районында Кама елгасы аша салынган күпердә ашлык төялгән йөк машинасы белән экскаватор бәрелешә, ике шоферга да зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 



Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Алексеевск районының 112 экстрен хезмәтләр бердәм номерына 31 гыйнвар көнне 3:02 сәгатьтә килеп ирешә. Фаҗига урынында №104 янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре, авария нәтиҗәсендә аккан ягулык продуктларына тап булалар. 



Коткаручылар шоферларга кабиналарыннан чыгарга ярдәм итәләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына ташыралар.  Бер йөртүченең маңгае яраланган һәм башка имгәнүләр алган. Икенче шоферның тезе җәрәхәтләнә һәм эче яралана. 



Соңыннан коткаручылар машиналарның аккумуляторларын сүндерәләр һәм нефть продукталры агуны тукталалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100