news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кама диңгезе»ндә матур селфи ясарга маташкан ир-ат 10 метрлы кыядан егылып төшкән

news_top

Пермьдә яшәүче ир-ат 10 метрлы кыядан егылып төшкән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Пермь ягының Көңгер муниципаль округында урнашкан Насадка авылында су буенда матур урын бар: биредә Сылва елгасына искиткеч күренеш ачыла. Аны «Кама диңгезе» дип атыйлар. Матур селфи ясар өчен кыяга күтәрелергә кирәк. Шимбә көнне, 20 сентябрьдә, 49 яшьлек ир-ат дуслары белән яр буенда ял иткәндә, нәкъ шулай эшли дә.

«Аның кыяга ничек менеп җитүе билгесез, мөгаен, квадроциклдадыр. Фотога төшкәннән соң, ул педальләрне бутап яки нәрсәгәдер бәрелеп, 10 метрлы биеклектән аска оча», – дип сөйли әлеге вазгыять белән таныш булган кеше.

Бәхеткә, ир-ат тигез җиргә килеп төшә. Әгәр дә ул 1 метрга сулгарак яки уңгарак килеп төшкән булса, барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде.

«Ул урында бик күп очлы тамырлар бар – аларны ярга ташу алып чыга. Әгәр аларга шундый биеклектән егылсаң, алар бөтен гәүдә аша узачак. Шуңа күрә аңа бәхет елмайган», – ди Көңгердә яшәүче.

Зыян күрүчегә «баш сөяге-мие җәрәхәте, баш мие имгәнүе, умыртка баганасы җәрәхәте һәм, бәлки, талак өзелүе» дигән диагноз куела. Коткаручылар аны дуслары белән бергә носилкада «ашыгыч ярдәм» машинасына илтә, ә табиблар хастаханәгә алып китә.

Әмма ир-атның шундый биеклектән ничек егылып төшүе төгәл генә билгеле түгел. Әйе, квадроцикл калкулыкта була, ләкин ярдан берничә метр ераклыкта. Әлеге хәлне юл-транспорт һәлакәте буларак рәсмиләштергәннәр, ә бу – техниканың барыбер егылуга катнашы булуы турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар