Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама Аланында яшәүче ир-ат хатынын гантель белән кыйнап үтергән

news_top_970_100
Кама Аланында яшәүче ир-ат хатынын гантель белән кыйнап үтергән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Кама Аланы бистәсендә 58 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр итте.

Фаҗига 24 октябрьдә кич белән бер фатирда була. Тикшерү ачыклаганча, ир-ат 54 яшьлек хатынын гантель белән кыйный, аннары пычак белән күкрәгенә кадый. Хатын урында ук үлә. Аннары ир үз-үзенә кул салмакчы була. 

Якынча белешмә буенча, әлеге фаҗига ир белән хатынның бер-берсенә карата начар мөнәсәбәте аркасында килеп чыга.

Ир-ат гаебен таный. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100